Апрель үзгәрешләре: безне нәрсә көтә?

* Социаль пенсия күләме 7,5 процентка арта. Исегезгә төшерәбез: мондый пенсия, гадәттә, елга бер тапкыр индексацияләнә.  Узган елның апрель аенда 3,3 процентка арткан иде.

* Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә яңа юл пәйда булачак. «Узган чорлар өчен яңадан исәпләү» дип атала ул. Күбрәк түләнгән очракта – кире кайтарылачак акча, азрак түләнгәндә – җитми калган акча суммасы күрсәтеләчәк.

* Машина йөртүче таныклыгын алу өчен имтихан тапшыруда үзгәреш. Сынауны 3 тапкыр яки аннан күбрәк бирә алмаучылар аны ярты елдан соң гына кабат тапшыра алачак. Хәзер исә мондый мөмкинлек бер ай узуга ук бирелә. Имтиханның эчтәлеге дә берникадәр үзгәрә. Әйтик, туктау һәм таудан төшәргә җыену осталыгы тикшерелми башлаячак.

Чит илдән килүчеләр өчен дә яңалык бар. Чит илдә бирелгән машина йөртүче таныклыгы (яки халыкара таныклык) Россия паспорты яки илдә яшәү өчен рөхсәт алганнан соң бер ел узгач, гамәлдә түгел дип танылачак.

* ОСАГО турында мәгълүматлар алу җиңеләя. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша ОСАГО полисы турында һәм иминиятләштерүгә бәйле башка мәгълүматлар алу мөмкинлеге ачыла.

* Микрофинанс оешмалары ачыграк һәм аңлаешлыракка әйләнә. Мондый оешмалар үзләренең сайтларындагы төп биттә күбрәк мәгълүмат урнаштыра башларга тиеш булачак.

* Тәмәке әйләнешенә контроль арта. Апрельдән тәмәке һәм никотинлы продукция әйләнешенә дәүләт контроле көчәйтелә. Аларны җитештерүдә яки әйләнештә йөртүдә законнарны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнәчәк. Моннан тыш ваклап сатудагы никотинлы продукция тикшерелә башлаячак.

* Торак кодексына һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында закон»га үзгәрешләр үз көченә керә. Шулай ук фатирда бүлмәләргә «перепланировка» ясау тәртибе берникадәр яңартыла. Шул рәвешле торак бинаны торак булмаган бина категориясенә күчерү эше җиңеләячәк.

* Мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар исемлеге киңәйтелә. Документ нигезендә, эшмәкәрләргә азык-төлеккә генә түгел, бәлки әле кием-салымга, урын-җир кирәк-ярагына, кайбер башка товарларга да быел 30 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр маркировка кодларын алып, әйләнешкә кертергә кирәк булачак. Сатып алучыларга продукциянең чынлыгын тикшерү мөмкинлеген бирәчәк бу. Шулай ук сөләйман балык уылдыгын маркировкалауга да үзгәрешләр кертелә.

* Кече эшмәкәрләр өчен үзгәреш: киләсе айдан чит ил товарларын пошлинасыз сатып алуга лимит, 5 тапкыр кимеп, 200 евро тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта кайбер эшмәкәрләр керемле урыннарын югалтырга мөмкин. Төбәкләр хакимияте мичкәдән агызып сатыла торган аз хәмерле эчемлек кибетләре эшчәнлеген (аеруча торак йортның беренче катында урнашкан очракта) тыю хокукы ала.

* Туристлар өчен үзгәрешләр. Россиядә яшәүчеләр Болгариянең Мәскәүдәге һәм Санкт-Петербургтагы илчелекләре аша Шенген визасы алу мөмкинлегенә ирешәчәк. Ә инде Санкт-Петербургка килүче туристлар өчен курорт җыемы кертелә. Ул тәүлегенә 100 сум тәшкил итәчәк. Җыем кунакханәләрдә түләтелә.


Фикер өстәү