Үзе күчтәнәч. Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән нинди ярдәм чаралары каралган?

2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаҗәп тә түгел: соңгы елларда бала тәрбияләүче әти-әниләрне (ә без гаиләне нәкъ менә шундый итеп күзалларга гадәтләнгән) торган саен күбрәк кайгырталар. Бер генә сан: Татарстанда 190 меңгә якын балага әле былтыр гына гамәлгә кергән Бердәм пособие түләнә. Элек дәүләттән бирелүче мондый ярдәм кесә төбеннән ары узмаса, хәзер сүз шактый саллы түләүләр турында бара. Бала тәрбияләүче гаиләләргә нинди ярдәм чаралары каралган? «ВТ» хәбәрчесе әлеге төр түләүләрне барлады.

Алдан ук шуны искәртик: барлык пособиеләр һәм ташламалар икегә аерыла. Алар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә билгеләнә. Гадәттә, бала пособиеләре – әнигә, бик сирәк очракта гына әтигә түләнә. Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, илдә яшәүче 20 миллионга якын кеше дәүләттән ярдәм чаралары ала. Ел башында Россия Президенты Владимир Путин күпбалалы гаилә статусын раслады. Татарстанда исә гаиләләргә ярдәм чаралары тупланган махсус сайт эшли башлады.

Балалар пособиеләренең күбесе мохтаҗлык таләпләреннән чыгып билгеләнә.

Рәсми эш урыны. «Нульле керем кагыйдәсе» турында ишеткәнегез бармы? Сүз әнә шул хакта бара. Ягъни дәүләттән нәрсәгә дә булса өмет итү өчен, кешенең рәсми кереме булырга тиеш. Башта салым түлисең, аннары ярдәм аласың, кыскасы. Сирәк очракта гына әти-әнигә рәсми төстә эшләмәү рөхсәт ителә. Мәсәлән, гаиләдә әти яки әни генә булса. Күпбалалы гаиләдә ике өлкән кешенең берсенә бу кагыйдә кагылмый.

Айлык керем. Күпчелек очракта, пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килгән керемен, ягъни мохтаҗлык дәрәҗәсен билгелиләр. Моның өчен хезмәт хакы, пенсия, стипендия, банк кертеменнән процент кебек барлык түләүләрне кушалар да шуны гаиләдәге кеше санына бүләләр. Ә аннары килеп чыккан санны төбәктәге яшәү минимумы белән чагыштыралар. Татарстанда ул быел 12966 сум тәшкил итә. Шуннан күбрәк акча эшлисең икән, бигайбә.

Милек. Элеккегедән аермалы буларак, хәзер гаиләгә пособие билгеләгәндә милек чикләве дә куела. Мәсәлән, торакның квадрат метрын исәпкә алалар. Биш «яшь» тулмаган, 250 һәм аннан күбрәк ат көче булган машинада йөрүчеләргә дә (зур «иномарка» хуҗалары инде бу) пособие түләнми.

 

Федераль түләүләр

17 яшькә кадәр бала тәрбияләүчеләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие

Яңа төр түләү узган елның 1 гыйнварында гамәлгә керде. Ул йөклелек буенча айлык акча, беренче балага 3 яшькә кадәр түләү, 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга пособие кебек алты төрле ярдәм чарасын берләштерде. Бер елга билгеләнә. Республикада 42,5 мең гаиләдә тәрбияләнүче 190 меңнән артык балага әлеге төр акча түләнә. Быел бу пособиегә бәйле яңалык та бар: түләү билгеләгәндә «Герой ана» мактаулы исеме булганнарга, «Ата-ана даны» ордены яки орденның медале белән бүләкләнүчеләргә бирелә торган айлык акча, 18 яше тумаган балага ачылган банк кертеменнән процент һәм агымдагы елның 1 июненнән балигъ булмаган балалар эшләгән акча исәпкә алынмаячак.

Түләү күләме

Мохтаҗлык таләпләреннән чыгып, яшәү минимумының 50, 70 яки 100 проценты күләмендә билгеләнә. Татарстанда балаларга иң зур айлык түләү – 12741 сум, йөкле хатын-кызларга – 14317 сум.

Шартлары

– Рәсми эш урыны булу;

– җан башына айлык керемнең яшәү минимумыннан артмавы;

– милеккә бәйле чикләү үтәлү.

Алу тәртибе

Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән Социаль фонд бүлекчәсенә барып, гариза язарга.

 

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие, ягъни декрет акчасы

Түләү бәби көтүче яки өч айга кадәрге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга бирелә. Ул бала тапкан көнгә кадәр – 70 һәм шуннан соң 70 көнгә (140 календарь көне өчен. – Ред.) түләнә. Ике яки өч игезәк туса, бала табу авыр узганда, көннәр саны арта. Түләү рәсми хезмәт хакына бәйле. Аны алдан исәпләп карау өчен, соңгы ике елда алган айлык акчаны башта 730га бүләргә, килеп чыккан санны 140ка тапкырларга кирәк.

Түләү күләме

Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме – 88565,40 сум. Хезмәт хакына карап, аның иң югары чиге быел 565562,20 сум тәшкил итә. Республикада декрет ялындагы 24,5 меңнән артык әни әлеге төр түләүне алган. Аларга 3768,8 миллион сум акча түләнгән.

Шартлары

Рәсми эш урыны булу.

Алу тәртибе

Эш урынына «больничный» алып килергә һәм гариза язарга.

 

Бала тугач бирелә торган пособие

Аны әти яки әни алырга мөмкин.

Түләү күләме

Әлеге пособие бер тапкыр 24604,30 сум күләмендә бирелә.

Шартлары

– Берни кирәкми. Акчаны эшсез әти-әниләргә дә бирәләр.

Алу тәртибе

Эш урынында гариза язарга, ә рәсми эш урыны булмаса, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән Социаль фонд бүлекчәсенә барып, гариза тапшырырга.

 

1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособие

Әти яки әнигә декрет ялы балага 3 яшь тулганчы бирелә, ә пособие яшь ярымга кадәр түләнә. Ул алдагы ике елда алган уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Чикләре дә бар. Бу елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңалык нигезендә, пособие алучы эшкә чыккан очракта да, пособие югалмый.

Түләү күләме

Бу елның 1 февраленнән аның минималь күләме – 9227,24 сум, максималь күләме исә 49123,12 сум тәшкил итә.

Шартлары

Рәсми эш урыны булу.

Эшсезләргә, бала 2023 елга кадәр туса, минималь пособие билгеләнә. Гаиләнең кереме аз булса, ә сабый 2023 елда яки аннан соң туса, әти-әни Бердәм пособиегә өмет итә ала.

Алу тәртибе

Эш урынында гариза язарга, ә рәсми эш урыны булмаса, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән Социаль фонд бүлекчәсенә барып, гариза тапшырырга.

 

Балага өч яшь тулганчы, ана капиталыннан айлык түләү

Бу – соңгы арада гамәлгә кергән түләү. Ул гаилә акчасы тирәсендә мошенниклык очракларын киметү өчен эшләнде.

Түләү күләме

Төбәктә баланың яшәү минимумы күләмендә бирелә. Татарстанда ул – 12741 сум.

Шартлары

Гаиләдә җан башына туры килгән айлык керем ике яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш.

Алу тәртибе

Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән Социаль фонд бүлекчәсенә барып, гариза язарга.

 

Ана капиталы

Хәзер аны гаиләдәге беренче балага да алырга мөмкин. Ана капиталы акчасын файдалануга килгәндә, таләпләр элеккечә: дәүләт ярдәмен торак төзү яки сатып алуга, баланы укытуга, әнинең булачак пенсиясенә, инвалид балага товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тотарга рөхсәт ителә.

Түләү күләме

Ана капиталы 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага 630 мең сум тәшкил итә. Беренче балага акча алынмаса, икенчесенә – 833 мең сум. Моңа кадәр гаиләдә туган беренче балага ана капиталы бирелгән булса, икенче сабыйга 203 мең сум өстәп түләнә.

Шартлары

Бу елның 1 гыйнварыннан ана капиталы сабый, тугач ук, Россия гражданлыгы алган һәм нарасый дөньяга килгән вакытта әти-әнисе дә Россия гражданнары булган очракта гына бирелә.

Алу тәртибе

Сертификат үзеннән-үзе билгеләнә.

 

Күпбалалы гаиләгә ипотека түләве өчен субсидия

2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы бала алып кайткан, ипотека торагы булган гаиләләргә бирелә. Өлкән балаларның яше исәпкә алынмый.

Түләү күләме

Дәүләт ярдәме ипотека буенча бурычны каплау хисабына 450 мең сум тәшкил итә.

Шартлары

– Акчаны бер тапкыр гына алырга мөмкин;

– Россия гражданлыгы булырга тиеш.

Алу тәртибе

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язарга яки банкка мөрәҗәгать итәргә.

 

Татарстан түләүләре

18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә

– Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарның 30 проценты күләмендә субсидия.

– Алты яшькә кадәрге балага дарулар сатып алырга субсидия (2024 елда әлеге төр түләү 164 сум тәшкил итә).

– Мәктәп укчыларына һәм көллият, техникум студентларына, 18 яше тулганчы, юлда йөрү өчен айлык субсидия (2024 елда – 369 сум).

Алу тәртибе

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин.

 

Өч һәм аннан да күбрәк игезәк бала табучыларга

– Өч һәм аннан да күбрәк игезәк бала табучыларга сабыйларның һәркайсына 10000 сум күләмендә бер тапкыр пособие бирелә.

– Өч һәм аннан да күбрәк игезәк баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләүчеләргә сабыйларның һәркайсына 1000 сум күләмендә айлык акча түләнә.

Алу тәртибе

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин.

 

Авылда яшәүче әниләргә

– Беренче баласын тапканчы, кимендә өч ел авылда яшәгән 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә.

– Өченче һәм аннан соңгы баласын тапканчы, кимендә өч ел авылда яшәгән 29 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр 100 мең сум акча түләнә.

Алу тәртибе

Яшәү урыны буенча «Республика матди ярдәм үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Аз керемле гаиләләргә ярдәм

– Бала тугач, бүләк комплекты тапшыралар.

– Өч яшькә кадәрге балага дару сатып алырга елына 10 мең сумлык электрон сертификат бирелә.

Алу тәртибе

Иң элек аз керемле гаилә икәнен раслаучы документ кирәк.

 

 

Сораштыру

Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән ярдәм чаралары турында беләсезме? (%)

Беләм, балага түләүләр алабыз                                        10

Беләм, тик безгә пособие-ташламалар чыкмый             69

Ишеткән бар, белешкән юк                                             14

Юк, кем тапкан – шул баксын                                         7

 

«Торак шартларын яхшырталар»

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, ана капиталын барыннан да бигрәк, торак шартларын яхшыртуга тоталар.

– Быел гына да Татарстанда яшәүче 2226 гаилә шундый карар кабул итте. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада 300 меңнән артык гаилә шул рәвешле торак шартларын яхшыртты. Алар кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә ала. Йортны банктан бурычка акча алмыйча да сафка бастырырга мөмкин. Быелдан ана капиталын таунхаус, дуплекс кебек бер дивары күршеләр белән уртак булган йортны үзгәртеп коруга тотарга да рөхсәт ителә башлады. Ана капиталын, балага өч яшь тулгач, торак шартларын яхшыртуга файдаланырга мөмкин. Дәүләт ярдәмен ипотека буенча беренчел кертем яки төп бурычны каплауга тотканда, өч яшь тулганны көтәргә кирәкми, – диде Эдуард Вафин.

 

Фикер

Алинә МӨДӘРИСОВА, Камал театры артисты:

– Кызыбыз Зөләйхага яңа гына яшь ярым булды. Шуңа күрә аңа дигән пособиене соңгы тапкыр алдым. Бала кечкенә вакытта бу түләүнең файдасы тиде. Ана капиталы да бирделәр, аны әлегә тотмадык. Кем әйтмешли, үз вакытын көтә. Бала чыгымнары бик күп инде ул. Олы кызыбыз Зөбәйдәгә – җиде яшь, беренче сыйныфта укый. Бер яшьлегенә дә, җиде яшьлегенә дә күп кирәк. Балаларны кешечә киендерәсе, ашатасы, сәләтләрен үстерергә ярдәм итүче төрле түгәрәкләргә дә йөртәсе килә. Яшь ярымлык балага дәүләт бакчасы юк. Алмаз белән икебез дә эштә – көн буе театрда репитицияләрдә булгач, Зөләйханы түләүле бакчага бирергә мәҗбүр булдык. Яшь ярымга кадәр генә бирелә торган акча җитми, әлбәттә. Бала карау буенча пособие бирүне өч яшькә кадәр озайтсалар, бик яхшы булыр иде. Зөбәйдәне гимнастикага йөртәбез, аның да төпсез кое икәнен аңладык. Заманасына күрә инглиз теле дә кирәк дип саныйм. Әнә шул түгәрәкләргә түләү өчен берәр төрле дәүләт ярдәме булса, шәп булыр иде. Яшь гаиләнең чыгымнары болай да җитәрлек.


Фикер өстәү