Ашказаны-эчәкләрне һәм йөрәкне саклау өчен аны азрак ашарга кирәк.
Гәүдә авырлыгын, кандагы холестерин микъдарын арттыра. Табиб-терапевт Надежда Подкорытова “Известия” хәбәрчесенә икмәкне чамадан тыш күп ашауның зыяны турында сөйләгән.
“Юанаю еш кына шикәр чиренә һәм йөрәк-кан тамырларында төрле авыруларга китерә. Шикәр чиреннән интегүчеләргә бары тик эшкәртелмәгән ашлыктан пешерелгән икмәкне (цельнозерновой хлеб) генә кулланырга мөмкин”- дип аңлаткан табиб.
Шулай ук ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә дә икмәкне бик чамалап кына ашарга кирәк. Юкса сәламәтлеккә тагын да ныграк “сугарга” мөмкин. Ә инде организмы глютен матдәсен үзләштерә алмаучыларга бөтенләй дә икмәк янына килергә ярамый, дип билгеләп үткән белгеч.