Газетага язылу

8 яшендә ятим калган Регина: «Берәүгә дә сыймадым»

Гомердә булмаган хәл: ул сөйли, мин елыйм. Гадәттә, геройларың белән сөйләшкәндә, аларны үзең юатырга туры килә. Ә Регинаны тыңлаганда, күз алдыннан куркыныч күренешләр уза, ул чактагы сабый баланы кызганып, ирексездән күздән яшь ага. Ул хәзер еламый инде. Күз яшьләрен күп түккән. Бөтен үпкәләрне онытып, матур тормышына сөенеп яши.

8 яшендә ятим калган Регина:  «Берәүгә дә сыймадым»
Фото: шәхси архивтан

 «Җылы мунча эләксә, бәхет иде»

Регина Каюмова Әлмәт районының Бикәсаз авылында туып үсә.  Аңа сигез яшь чагында әти-әнисе вафат була. Гаиләдә беренче никахтан туган ике абыйсы белән яши башлый ул.

– Әтинең туганнарына да, әнинең тугыз сеңлесенең берсенә дә сыймадым. Мине ничек шул абыйлар янында ышанып калдырганнардыр инде?! Әле дә моңа җавап тапканым юк. Ул абыйлар эчкечеләр иде. Алар аек көн минем өчен бәйрәм иде. Әгәр исерек булсалар, йокларга да куркып яшәдем. Җитмәсә, алар үзләре генә булмый. Бергә эчәргә яннарына дуслары җыела. Ул чакларны уйласам, әле дә каз тәннәре чыга, – дип искә ала 38 яшьлек Регина. – Авылда Маһинур исемле әби бар иде. Мин аңа эш эшлим, ә ул тәмле итеп ашата. Айга бер мунча кертә иде. Тамагым ачканда, кешеләргә нидер эшләдем. Авыл буйлап йөри идем... Кайбер кешеләр киемнәр дә биргәли.  Безнең өйгә газ кермәгән иде. Йә мичкә ягасы, йә газ плитәсен кабызып җылытасы. Без хәзер кешеләрне каты бәгырьле дибез. Моннан 30 ел элек тә шундый иде алар...

Абыйлары  янына чит кешеләр килгәндә, Регина урамга чыгып киткән. Җәйләрен агач төпләрендә йоклаган. Ә кышын авыл буйлап мунча эзләгән. Кемнең мунчасы бикләнмәгән, шунда кереп йоклаган.

– Мунча ягылган да булса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Ләүкәдә изрәп йоклар идем. Ул чакларда ике генә кайгым булган: кайда йокларга һәм нәрсә ашарга. Зарланырга, килеп еларга да кешем юк иде. Мин бары тик үземә ышандым. Ятим тормыш минем бар балачагымны урлады. Кечкенәдән үсәргә, зурларча уйларга туры килде. 14 яшемдә эшли идем инде, – ди Регина. – Яңа Кәшер мәктәбеннән Иске Михайловкага күчкәч, мине укытучылар бик якын итте. Мәктәп директоры бик яхшы кеше иде. Миңа дип акча җыялар, киемнәр алып бирәләр. Төрле ярышларга йөртәләр иде. Шунда кешеләрнең яхшылары да булганны аңладым. Тугызны бетергәч, Әлмәткә укырга киттем. Ятим икәнемне белгәч, көллияткә имтихансыз алдылар. Укудан соң эш таптым. Көллиятне тәмамлагач, югары уку йортында юристлыкка укып чыктым.

 Илшатлы тормыш

Регина булачак ире белән Җәлил автовокзалында очраша. Менә шул көн тормышын үзгәртә дә инде аның.

– Әйтәләр бит әле, язмышым икегә аерылды, дип. Минеке дә шулай булды. Мин авырлыктан соң, бәхетле тормышка аяк атладым. Әгәр Илшат һәм аның кешелекле әти-әнисе булмаса, белмим, бүген бәхетле яшәр идемме?  Каенатамның иремә әйткән сүзе әле дә колагымда тора. «Регина бик күп күз яше түккән, ул – ятим бала, аны кыерсытасы булма», – диде. Ирем белән 18 ел бергә яшибез. 14 яшьлек улыбыз бар. Кайчагында балама үзем күргәннәрне сөйләп күрсәтәм. «Синеке кебек тормышны күрмәдем,  булганыңны кадерлә», – дим. Тормышта шуны аңладым: бала бары тик үз әти-әнисенә генә кирәк икән. Башка берәү дә сине кайгыртмаячак. Минем дә күпме туганым бар иде. Дөрес, хәзер күбесе юридик киңәш тә, ярдәм дә сорап килә. Берсен дә кире бормыйм. Әмма балачактагы яралар әле дә төзәлмәгән...

«Алар хәлен мин аңлыйм»

Регина юрист буларак ятим балаларга фатир алуда булыша икән.  Ә менә үзенә дә торак тиешлеген  кулына диплом алгач кына белә ул. Бу вакытта инде аңа 23 яшь тулып киткән була. Ярдәм итүчеләр табыла. Суд аша  барысы да хәл ителә. Ул үзенә тиешле фатирны ала.

– Ятимнәр йортында үскән балалар арасында үзләренә фатир тиеш икәнен белмәүчеләр дә бар. Белсә дә, күп кенә кыенлыклар алдында югалып кала. Шуңа да мин, ятимнәр янына барып, барысын аңлатам. Әгәр бала ятим һәм ул торак шартлары яхшыртуга мохтаҗ дип табылса, балага фатир тиеш. Тик моның өчен үзе гариза тапшыру кирәк. Әгәр гаризаң булмаса, сине берәү дә чиратка куймый. Тагын бер шарт: гаризаны 23 яшькә кадәр язып өлгерергә кирәк, – ди Регина. – Ятимнәргә фатирларын республиканың төрле шәһәреннән алабыз. Үзем тилмереп яшәгәч, алар хәлен яхшы беләм. Үзеңне үзең якларга өйрәнергә кирәк. Үзең тырышсаң гына, уңышка ирешеп була. Төннән соң таң атмый калмый...

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре