Коелырга тиеш
Белгечләр көненә 100–150 чәч бөртеге коелуны гадәти күренеш һәм норма дип саный. Аннан да күбрәк коелса, сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
Көзен чәч коелуның көчәюе – табигый физиологик процесс, ул үсеш фазасы алмашынуга бәйле. Җәй көне кояш һәм җылы булу сәбәпле фолликулалар йокы фазасына күчә, ә якынча 2–3 айдан – октябрь яки ноябрьдә – чәчләр күпләп коела башлый. Коелу шулай ук витаминнар һәм кояш кытлыгыннан да булырга мөмкин, чөнки көннәр кыскара, D витамины кими, җәйдән соң микроэлементлар запасы бетә. Температура үзгәрү, җил, урамдагы салкын, өйдәге коры һава баш тиресендәге кан тамырлары спазмын китереп чыгара, шуның аркасында чәч коела. Гормональ тирбәнешләр, сезонлы стресслар да кортизол дәрәҗәсен күтәреп, моңа сәбәп булырга мөмкин.
Сәламәтлек ягыннан үзгәрешләр булганда – калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, гипофиз, кызылча авыруларыннан интеккәндә, гемоглобин түбән булганда, химия терапиясе алганда һәм йөклелек вакытында да чәч коела. Шулай ук организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины белән аксымның җитмәве, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту, салкын вакытларда чәчне юуга урамга чыгып китү дә чәчкә зыян сала. Чәчнең чамадан тыш коеламы-юкмы икәнен төгәл белү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кавык коямы?
Чәч кавык аркасында коела, дип тә ишетергә туры килә. Тик бу дөреслеккә туры килми. Чәч һәм баш тиресе һәрчак чиста булырга тиеш. Хәзер популяр булган каты, коры, сульфатсыз, парабенсыз шампуньнар баш тиресен һәм чәчне тиешенчә чистартып бетермәскә мөмкин. Ә бу исә тиешенчә чистармаган урыннарда кавык барлыкка килүгә һәм чәч коелуга, «себорейный дерматит» дигән диагноз куелуга сәбәп булырга мөмкин.
Юдың да бетте түгел
Чәчне юу гына җитми, аны дөрес итеп тәрбияләргә дә кирәк. Чәч төренә туры килмәгән шампунь, кондиционер, бәлзәмнәр куллану, даими киптерү, турайту, бөдрәләтү, башка төрле «матурлый» торган ысуллар кулланып чәчне «яндыру», буяу да зыян китерә. Салкыннарда һәм эсседә башка кими йөрү чәчкә файдага түгел.
Һәркем белергә тиеш
* Чәчләр һәрчак матур һәм сәламәт булсын өчен дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында онытмаска кирәк. Организм аксым, май һәм углеводларга кытлык кичермәскә тиеш. Чәч матур булсын өчен йомырка, диңгез ризыклары, шпинат, кишер, эрбет чикләвеге, тавык ите, сөт ризыклары, авокадо ашарга кирәк.
* Чәчне юасы су салкынча да, киресенчә, кайнар да булырга тиеш түгел. Иң яхшысы – 37 градус чамасы булганы.
* Чәчне баш тиресенә туры килгән шампунь белән юу мөһим, шулай ук махсус бәлзәм, сыворотка, махсус майлар тидерү дә файдалы. Майларны күпләр чәч төбенә сөртә, ләкин алай эшләмәвең хәерле. Чөнки бу, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башлануга сәбәп булырга мөмкин.
* Чәчләрне агач тешле тарак белән тарау файдалырак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез