Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 42 яшьлек азык-төлек кибете хуҗабикәсе 37 яшьлек хатын-кызны эшкә алган. Хезмәткәр тиешле укуны үтмәгәнлектән, ит турагычны фарш белән тутырганда авыр җәрәхәт алган.
ТР прокуратурасында ачыклык кертүләренчә, хатын-кыз кул чугын өздергән. Суд эшмәкәрне хезмәтне саклау таләпләрен бозуда гаепле дип таныган һәм аңа 250 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез