Түбән Камада җитештерелгән полимер опалубка
Күбекләндерелгән полипропиленнан ясалган яңа полимер опалубканы куллану бетон салуны якынча 1,5 тапкыр тизләтергә һәм монолит конструкцияләрнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта монолит эшләрнең 85 проценты башкарылган, 12,5 мең кубометр бетон салынган. Соңгы катны октябрьдә төзеп бетерү планлаштырыла.
«Корабельная роща» – «Нефтехим»да җитештерелгән күбекләндерелгән полипропилен опалубканы сынау рәвешендә куллана торган беренче объект. СИБУР бу чишелешне технологик партнеры белән бергә эшләгән. Аның максаты – төзелешне гадиләштерү, эшләрне тизләтү һәм сыйфатын яхшырту.
– Гадәти фанер опалубка белән чагыштырганда, полимер опалубка 15 процентка җиңелрәк, аны тизрәк җыеп һәм сүтеп алып була, ә хезмәт итү вакыты ун тапкыр озынрак. Төзелешнең беренче айларында ук аның белән эшләү уңайлырак булуына инандык. Бетон салу тизлеге сизелерлек артты, хәзер без хәтта графиктан алда барабыз. Мондый опалубка бетонның тигез өслеген булдырырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә бетонлаганда кимчелекләр азрак барлыкка килә, соңыннан бизәү эшләренә дә азрак көч һәм вакыт сарыф ителә. Бу – СИБУРның полимер материаллары төзелешнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын ничек яхшырта алуын күрсәткән яхшы мисал, – дип сөйли проект җитәкчесе Ринат Чураев.
Бассейн, спа һәм медицина үзәге
Хәзер төзелеш мәйданчыгында 100 дән артык белгеч эшли. Эшләр ике сменада оештырылган. Иң кызу чорда хезмәткәрләрнең саны 400 гә җитәчәк.

– Төзелешне Татарстанның «Аркада Строй Универсал» компаниясе алып бара. Әлеге подрядчы республикада, шул исәптән СИБУР өчен дә, күп кенә проектларны тормышка ашырды. Алда – бинаның җылы саклый торган контурын төгәлләү һәм эчке эшләргә керешү: бүлмәләрне бизәү, инженерлык системаларын урнаштыру. «Корабельная роща» инфраструктурасы һәм архитектурасы белән дә кызыклы объект. Заманча медицина җиһазларыннан, уңайлы һәм функциональ уртак ял урыннарыннан тыш, торак бүлмәләр тәрәзәләреннән ачылачак урман күренешен дә билгеләп үтәсем килә, – ди төзелеш җитәкчесе Рәшид Азизов.
6 миллиард сумнан артык бәяле проект СИБУР хезмәткәрләрен һәм аларның гаиләләрен сәламәтләндерү системасының тагын бер мөһим өлеше булачак. Ул Анапа шәһәрендәге «СИБУР-Юг» корпоратив сәламәтләндерү үзәге, Казандагы «Солнечный» һәм Түбән Камадагы «Юность» балалар лагерьлары белән беррәттән әлеге комплекслы системаны тулыландырачак. Хәзер Анапа шәһәрендә дә зур күләмле реконструкция эшләре бара. Ике проектның командалары үзара тыгыз элемтәдә эшлиләр, тәҗрибә һәм техник карарлар белән уртаклашалар.
«Корабельная роща»да бассейн, спа-зона, медицина үзәге, спорт һәм ял итү урыннары булдырылачак. Медицина корпусы заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы катларда бүлмәләр саны 120 гә җитәчәк. Территориядә балалар мәйданчыклары, җәйге кинотеатр, җәяү йөрү һәм велосипед юллары да каралган.
– Түбән Камадагы «Корабельная роща» шифаханәсе халык арасында элек-электән ихтыяҗ булган сәламәтләндерү урыны. Зур күләмле яңартудан соң ул заманча үзәккә әйләнәчәк. Биредә ел саен СИБУРның төрле төбәкләрдәге предприятиеләрендә эшләүче 9 меңгә кадәр хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Яңарту заманча медицина һәм диагностика технологияләрен кулланырга, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Без хәрәкәтләнүе кыен булган кешеләр өчен киртәләрсез мохит һәм махсус бүлмәләр, шулай ук күпбалалы гаиләләргә балалар белән уңайлы ял итү өчен бер-берсе белән тоташкан иркен бүлмәләр дә карадык, – дип билгеләп үтә СИБУРның социаль сәясәт буенча директоры, профсоюз рәисе Вячеслав Харитонов.
Урыннар күбрәк, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе югарырак
Реконструкция тәмамлангач, шифаханәнең бер сменада кабул итә алу мөмкинлеге 35 процентка артачак: хәзерге 262 кешедән 354 кешегә кадәр. Ел саен «Корабельная роща»да компаниянең 9 мең хезмәткәре һәм аларның гаилә әгъзалары сәламәтлеген ныгыта алачак.

«Корабельная роща»ны зур күләмдә яңарту эшләре 2025 елның сентябрендә башланды. Булачак корпусның беренче субаен кагу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнаштылар.
2021 елдан башлап, компания Түбән Каманың җитештерү, ремонт, мәгариф һәм социаль инфраструктурасын үстерүгә 350 миллиард сумнан артык акча кертә. Татарстан буенча инвестицияләр күләме 406 миллиард сум тәшкил итә. 2028 елга кадәр инвестицияләрнең гомуми күләме 600 миллиард сумга җитәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез