Бу һәм башка сорауларга җавап табарга психолог Айнур Гәрәев ярдәм итте.
– Еш кына кешеләр ялгызлыкның үзеннән түгел, ә җәмгыять тарафыннан кабул ителмәүләреннән курка. Шундый фикер бар бит: ялгыз калган икән, димәк, ул уңышсыз, «неудачник», беркемгә дә кирәге юк. Менә бу «ярлык» кешенең хис-кичерешләренә, үз-үзен тотышына ничек йогынты ясый?
– Чыннан да, кайберәүләр үзләренең башкалар өчен кирәкле, әһәмиятле булуларын, бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешкәнлекләрен раслау өчен дә мөнәсәбәтләр корырга мөмкин. Кайчак андый кешеләр өчен яннарында кем булуы да мөһим түгел, иң мөһиме – булсын гына. Әмма мин ялгызлык мәсьәләсендә җәмгыять фикере беренче урында тора димәс идем. Күпләр ялгызлыкның үзеннән курка.
– Ялгыз калудан курку үзеңнең уйларыңнан, хис-тойгыларыңнан качуга бәйлеме?
– Әйе, төп сәбәп шул. Кем беләндер булганда, син үзеңнең хис-тойгыларыңны онытып торасың. Хәтта ул ниндидер зур кайгы яки шатлык булса да, син аны 100 процентка кичермисең, «йотасың». Ялгыз калганда ул хисләр сине тулысы белән чолгап ала, тышка чыга башлый, алар белән идарә итү авырлаша. Яки, киресенчә, кешенең эчендә бушлык икән, ул аны башка кеше белән тутырырга тырыша. Ялгыз калганда, бу бушлык та үзен сиздерә башлый, авыр тойгы биләп ала. Гадәттә бу тормышта югалып калган, үзен югалткан кешеләр белән була.
– Ә мөнәсәбәтләрдә була торып, сине ташлауларыннан, ялгыз калудан курку белән бөтенләй ялгыз булудан курку арасында аерма бармы?
– Аерма бар. Ялгыз калудан курку мөнәсәбәтләрдә тулы ышаныч булмауга бәйле. Ягъни кешенең янында кемдер бар, әмма ул бертуктаусыз аны югалтудан, үзен ташлап китүләреннән курка. Аның үз-үзенә дә, янындагы кешесенә дә ышаныч булмаска мөмкин. Андый кешене мондый мөнәсәбәтләр берничек тә бәхетле итми, чөнки аңа һәрвакыт куркырга, тонуста булырга, бу мөнәсәбәтләрне контрольдә тотарга туры килә.
Ә инде бөтенләй ялгыз калуны социаль куркулар рәтенә кертергә була. Сезнең беренче соравыгыз нәкъ менә шул турыда иде. Бу очракта кеше үзен гаепләүләреннән, уңышсыз дип атауларыннан курка. Моннан тыш, кемгәдер ялгызлыкны күтәрү авыр булырга мөмкин. Монысы инде эчке бушлыкка бәйле. Кеше үзе белән яхшы мөнәсәбәттә булмаса, ул үзеннән, үз уйлары белән калудан курка. Андый кешеләр үз-үзләрен бик нык тәнкыйтьли, аларның хәтта үзләренә карата нәфрәтләре дә була. Мондый хисләр белән ялгызың калу җиңел түгел, билгеле.
– Димәк, монда үзбәянең дә роле зур.
– Үзбәядән бигрәк үзеңнең кадереңне, әһәмиятеңне аңламау. Ягъни кеше үз кыйммәтен үзе аңламый икән, анда үз кыйммәтен тою хисе юк икән, аңа башка берәүнең бу турыда гел искә төшереп, ассызыклап торуы кирәк.
Ә инде үзбәясе түбән булган кеше бу тормышта кемне дә булса очратуына ышанмый. Аңа һәрвакыт үзенә игътибар итмәсләр кебек тоела. Ә инде кем белән дә булса мөнәсәбәтләр кора икән, бу мөнәсәбәтләр аңа күбрәк үзенең кыйммәтен раслау өчен кирәк. Ягъни «менә карагыз, мине күрделәр, сайладылар, мин ул кадәр начар кеше түгел, минем белән бар да яхшы».
– Кайберәүләр бик катлаулы, үзләре өчен авыр мөнәсәбәтләргә дә нокта куя алмый. Бу шулай ук ялгызлыктан куркуга бәйлеме?
– Ялгызлыктан курку аның бер сәбәбе булып тора. Кешедә башка кешегә карата бәйлелек көчле булырга мөмкин. Ул аның белән яши алмый, аннан башка да. Я булмаса кеше башка төрле, сәламәт мөнәсәбәтләр була алуын белми, аңламый. Әйе, андый хәлләр дә була. Андый кешеләр бу катлаулы мөнәсәбәтләргә нокта куйган очракта да, башка кеше белән була алмый. Аннан соң, кемдер яңалыклардан, яңа тормышка аяк басудан курка. Андый кешеләр, бик авыр булса да, ияләнгән кешесе белән күнегелгән тормышта яшәүне сайлый.
– Айнур, бүген психологлар авызыннан «кеше ялгызлыктан, үзеннән ләззәт табарга тиеш» сүзләре еш яңгырый. Куркыныч сүз түгелме бу?
– Чыннан да, бүген популяр булган психология «тренд»ларының берсе бу. Асылда, ялгыз булырга теләмәү – табигый хәл. Без бит – социаль җан ияләре. Бары шуны гына аера белергә кирәк: эчтәге бушлыкны тутыру, үзеңнең кыйммәтеңне раслау өчен генә мөнәсәбәтләр кору ниндидер проблема барлыгын аңлата, ә инде якынлыкка омтылу – кеше өчен хас күренеш. Без автоном түгел, безгә һәрвакыт яныбызда кемнең дә булса булуы кирәк. «Үзегез турында гына уйлагыз», «үзегезне кайгыртыгыз» кебек фикерләргә артык бирелмәскә киңәш итәр идем.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез