Субсидия, пособиеләрне арттыралар: кемгә күпме акча тиеш?

Акча арта! 1 февральдән ил күләмендә кырыктан артык социаль түләү күләме артачак. Субсидия, пособиеләрне уртача 12 процентка кадәр күтәрергә вәгъдә итәләр. Кемгә күпме акча тиеш? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Пособие үсә

Илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы агымдагы елның 1 февраленнән социаль түләүләрне арттыру турында хәбәр итте. Былтыргы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, гамәлдә булган 40тан артык ярдәм чарасы индексацияләнәчәк дип көтелә. Социаль түләүләр уртача 11,9 процентка кадәр артачак. Гади сүз белән әйткәндә, узган ел кулланучылар бәяләре әнә шул кадәр үскән. Хәзер исә социаль түләүләрне әлеге күрсәткеч белән тәңгәлләштерәчәкләр.

1 февральдән бала туганда бирелә торган бердәм пособие, балаларга айлык түләү, ана капиталы, ветераннарга айлык акча кебек түләүләр артачак. Аерым алганда, быелдан гаиләдә туган беренче балага ана капиталы 587 мең сумга җитәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге төр түләү 62500 сумга артачак. Гаиләдә туган икенче балага ана капиталы исә 775600 сумга җитәчәк. Икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирешүчеләрнең “гаилә казнасы”на быелдан 82500 сум акча артып килә башлаячак.

Шактый еллар “катырылып” торганнан соң, кабат үсә башлагангамы, ана капиталы тирәсендә фикер-тәкъдимнәр дә артты. Бигрәк тә, депутатлар баш вата. Әле бу көннәрдә генә Россия Дәүләт Думасында ана капиталына торак сатып алганда, әти-әниләрне сабыйга “өлеш” бүлеп бирүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта закон проекты да әзерләгәннәр. Эш шунда ки, ана капиталы акчасын кертеп алган торакны сатарга теләүчеләргә шактый тир түгәргә туры килә. Чөнки балигъ булмаган бала акчасын тоттыңмы, син аңа шул фатирда “өлеш” бүлеп бирергә тиеш. Ә бер кул белән биргәнне икенче кул белән алу өчен Опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт кирәк. Бала хокукларына бәйле барлык шартларны үтәгән очракта да, әлеге эш ике-өч айга кадәр сузылырга мөмкин.

Депутатлар әйтүенчә, яшь гаиләләр нигездә торак шартларын яхшырту өчен бер фатирны икенчесенә алмаштыра. Ә ана капиталы акчасы бу эшне тоткарлый. Өстәвенә бала документларын рәсмиләштерү бик чыгымлы да әле. Үз башыбыздан узгач, соңгысы белән килешмичә дә булмый. Моннан өч ел элек ана капиталы акчасы кергән ике бүлмәле фатирны “өчле”гә алмаштырганда, нотариус аша бала документларын рәсмиләштерү өчен генә дә 25 мең сум акча түләргә туры килде.

Яңалыкка каршы чыгучылар да бар. Федераль нотариаль палата белгечләре сүзләренә караганда, бүген балага “өлеш” бүлеп бирү мәҗбүри саналганда да, әти-әниләр арасында моны эшләргә ашыкмаучылар җитәрлек. “Нәтиҗәдә бала хокукларын яклап суд бусагасын таптарга туры килә. Бу эшне ирекле итеп калдырсалар, баланың үз почмагын булдыру турында, гомумән дә, онытачаклар. Ахыр чиктә, бала ярык тагарак янында утырып калачак”, – дигәннәр нотариаль палатада.

Өч квадрат метрлы… ярдәм

Ана капиталына тияргә ярамый тимәскә! Бу җөмләдә өтерне кая куярга икәнен якын арада ук хәл итәргә туры килер, мөгаен. Россия Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова ана капиталын ел башында шактый кыйммәтләнгән коммуналь түләүләргә тотарга тәкъдим итте әнә. “Ут-суга бәяләр артты, ә яшь гаиләләрнең барлык төр чыгымнарга акчасы җитми, бурычлары җыела. Кайбер мәгълүматлар буенча,   коммуналь түләүләргә елына 100 мең сумга кадәр акча тотучы гаиләләр дә бар. Шуңа күрә ана капиталын куллану мөмкинлекләрен арттырып, аны коммуналь түләүләргә тотарга да рөхсәт итәргә кирәк”, – дигән депутат. Мондый закон проектын хуплаулары бик шикле, әлбәттә. Ана капиталы – бер, ә аз керемлеләргә, шул исәптән яшь гаиләләргә ярдәм чаралары – икенче мәсьәлә.

Ул арада күчемсез милек агентлыгы белгечләре бала акчасын бизмәнгә салып “үлчәп” караган. Белгечләр илнең төрле шәһәрләрендә ана капиталына ничә квадрат метр торак сатып алырга мөмкин икәнен ачыклаган. Беренче урында – Чиләбе. Бу шәһәрдә яшь гаиләләр ана капиталы акчасына 8 квадрат метр торак сатып алу бәхетенә ия икән. Икенче урында – Волгоград (6,6 квадрат метр). Беренче өчлеккә Омск та (6,5 квадрат метр) эләккән. Казан беренче бишлектә тә, хәтта беренче унлыкта да юк. Татарстан башкаласында ана капиталы акчасына якынча 3 квадрат метр торак сатып алырга мөмкин. Мәскәүдә бала почмагы – 1,7 квадрат метр, ә Санкт-Петербургта исә 2,8 квадрат метр тәшкил итә, дигәннәр. Менә шундый ярдәм!

Хатын-кызларга кирәгрәк

2022 елның 31 декабрендә мәгълүм булган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда яшәүче һәр дүрт кешенең берсе пособие һәм субсидияләр хисабына көн күрә. Җанисәптә катнашучылар әнә шулай дигән. Росстат игълан иткән саннардан күренгәнчә, Татарстанда дүрт миллионнан артык кеше яши. Алардан керем чыганаклары турында да сораганнар. Республикада яшәүче 1 миллион 100 меңгә якын кеше пенсия, пособие, стипендия кебек дәүләт һәм оешмалардан түләнүче акчага яшәвен әйткән. Андыйлар арасында, пенсионерлар һәм студентлардан тыш, эшкә сәләтле яшьтәге 200 меңнән артык кеше дә бар.

“Социаль түләүләр хисабына яшим”, – дип җавап бирүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк. Аларның да зур күпчелеге, тәгаен әйтсәк, 68 проценты шәһәрдә яши. Әллә авыл халкы артык тыйнакмы, әллә җанисәп алучылар салага кадәр барып җитмәгәнме? Бу сорау ачык кала. Республикадагы 240 меңгә якын кеше: “Башкалар акчасына яшим”, – дигән. Аңлашыла ки, бу нигездә – гүзәл затлар. Авыллар белән чагыштырганда, шәһәрдә хуҗабикәләр саны өч тапкыр күбрәк.

– Ике яшьлек бала белән декрет ялында утырам, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Айгөл Зиннәтуллина. – Безнең гаиләдә дүрт кеше. Олы улым дүртенче сыйныфта укый. Гаиләне ирем туендыра. Аның рәсми эш урынында хезмәт хакы югары түгел. Шуңа күрә берничә урында эшләргә туры килә. Балаларның икесенә дә пособие алам, моннан тыш коммуналь түләүләр өчен, аз керемлелек буенча субсидия килә. Дәүләт ярдәме аена 30 мең сумга кадәр җитә. Кыш көне аннан да күбрәк түлиләр. Моннан тыш, елга ике тапкыр балаларга дару сатып алырга дип банк картасына 5 мең сум акча күчерәләр. Социаль ярдәм чаралары күп төрле, белергә генә кирәк. Танышларым арасында да пособие алучылар шактый. Гаиләгә азмы-күпме ярдәм бит.

Белгеч сүзе

Казанның Идел буе районының социаль яклау бүлеге белгече Альбина Мусина:

– Социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында өлкәннәр күбрәк. Яшьләр, нигездә, гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыра. Балаларга пособие билгеләү өчен, мәсәлән, яшь гаиләләрнең керемнәреннән тыш, торак шартлары да игътибарга алына. Гаиләдә җан башына туры килгән квадрат метр күләме тиешле нормадан артып китә икән, дәүләт ярдәме түләнмәячәк. Кирәкле бөтен мәгълүматны дәүләт оешмалары аша үзебез җыябыз. Узган ел ахырында аз керемле гаиләләргә Яңа елдан соң балигъ булмаган һәр балага ун мең сум акча бирәчәкләр икән, дигән хәбәр таралганнан соң, безгә шул хакта сорап килүчеләр дә шактый. Бу – яңа бердәм түләү кертелүгә бәйле аңлашылмаучанлык кына, өстәмә түләү юк. Бала пособиеләренә бәйле сораулар буенча Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге мәгълүматы:

Гыйнвар башыннан бирле республикада яшәүче 50 меңгә якын кеше йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бердәм пособиегә гариза тапшырган. Билгеле булганча, яңа төр түләү 1 гыйнвардан гамәлгә керде.

Бердәм пособие аз керемле гаиләләргә моңа кадәр гамәлдә булган ярдәм чараларын берләштерде. Болар – гаиләдә беренче балага 3 яшькә кадәр түләү, 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга пособиеләр һәм йөклелек буенча айлык акча. Яңа пособие керем дәрәҗәсе Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Исегезгә төшерәбез: республикада әлеге күрсәткеч 12 мең 219 сум тәшкил итә. Бердәм пособие билгеләгәндә гаилә әгъзаларының керемнәре, милке һәм рәсми эш урыннары исәпкә алына.

Сан

Татарстанда ана капиталына ия булган гаиләләрнең 86 проценты акчаны яшәү шартларын яхшыртуга юнәлткән.

 Фикер

Мария Филиппова, социолог:

– Социаль түләүләргә генә өмет итеп яшәү безнең халыкка хас күренеш түгел. Шуңа күрә җанисәп нәтиҗәләрен шартлы рәвештә генә кабул итәргә кирәк. Күпчелек өстәмә керем чыганагы турында, гомумән, әйтмәгән булырга мөмкин. Чөнки әлеге мәгълүмат салым хезмәтенә китәчәк, дип шикләнәләр. Күпме хезмәт хакы алуыңны беренче тапкыр күргән кешегә түгел, таныш-белешләргә дә әйтеп бетермисең әле. Бу – четерекле мәсьәлә. Халыкның матди хәле турында керемнәргә түгел, ә чыгымнарга карап фикер йөртү дөресрәк. Казан – ил күләмендә иң кыйммәтле шәһәрләр арасында. Шул ук фатир бәяләре, мәсәлән, юктан гына артмый. Тәкъдимне сорау барлыкка китерә. Татарстанда хезмәт хаклары шактый югары. Ә социаль түләүләр – иң беренче чиратта, аз керемле гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә төп ярдәм чарасы.

 

2023 елның 1 февраленнән социаль түләүләр күпмегә арта? (мең сум)

1 февральгә кадәр Түләү 1 февральдән соң
524,5 Беренче балага ана капиталы 586,9
693,1 Икенче балага ана капиталы

(беренче балага алынмаган булса)

775,5
168,6 Икенче балага ана капиталы

(беренче балага алынган булса)

188,6
20,4 Бала туганга бердәм пособие 22,9
7,6 Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән

өчен пособие (минималь күләме)

8,5
74,6 Россия Геройлары, Советлар Союзы

һәм Дан орденының тулы

кавалерларына түләү

83,5
55 Хезмәт геройларына түләү 61,5
6,9 Җирләү өчен социаль түләү 7,7
3,1 Чернобыль инвалидларына һәм

Чернобыль АЭСында авария

нәтиҗәләрен юкка чыгаручыларга пособие

3,5
117,7 Сәнәгатьтә имгәнү очрагында

бердәм түләү (максималь күләме)

131,7

Эльвира Вәлиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Субсидия, пособиеләрне арттыралар: кемгә күпме акча тиеш?” язмасына фикерләр

  1. Почему декретные тоже читается на всех это мне кажется на будущего ребенка и делиться на всё семью

Фикер өстәү