Газетага язылу

Алмаз хәзрәт Сафин: «Аллаһның рәхмәт капкасы адәм баласы үлгәнчегә кадәр ачык»

Дөнья артыннан куып, еш кына иң кирәкле сүзне әйтергә онытабыз. «Рәхмәт» сүзе бу. Әлеге сүзне күршең яки дустыңа гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә дә әйтү тиешле, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы.

Алмаз хәзрәт Сафин: «Аллаһның рәхмәт капкасы адәм баласы үлгәнчегә кадәр ачык»
Фото: шәхси архивтан

Ислам динендә дә рәхмәтнең көче зур. Шул хакта «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт, рәхмәт әйтүнең көче нидә?

– Рәхмәт әйтү – берәр кешенең кылган игелеген тану, аңа шөкер итү дигән сүз ул. Коръәндә һәм хәдисләрдә ул «шөкер итү» дип килә. Шөкер итүнең файдасы турында «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә хәбәр ителә: «Әгәр дә сез Миңа шөкер итсәгез, рәхмәтле булсагыз, Мин сезгә нигъмәтләремне тагын да арттырачакмын. Әгәр дә инде сез миңа шөкер итмәсәгез, Минем биргән газабым бик каты булачак». Димәк, Аллаһка шөкер итү һәм кешеләргә рәхмәт әйтү байлыкны арттыруга һәм бәрәкәт китерүгә сәбәп булып тора. «Локман» сүрәсенең 12 нче аятендә: «Кем дә кем Аллаһка шөкер итсә һәм кешеләргә рәхмәтле булса, аның файдасы үзенә әйләнеп кайта», – диелгән.

– Кешегә карата рәхмәт сүзен шактый еш әйтәбез анысы. Тик менә Аллаһы Тәгаләгә бу сүзне әйтергә онытабыз кебек. Бу – гөнаһмы?

– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү – Аңа шөкер итү дигән сүз. Аллаһы Тәгалә «Локман» сүрәсенең 14 нче аятендә: «Миңа һәм әти-әниеңә шөкер ит, Кыямәт көнендә Миңа кайтачаксың, Мин синнән бу хакта сораячакмын», – диде. Шушы аятьтән аңлашылганча, Аллаһыга шөкер итү катгый рәвештә үтәлергә тиешле гамәл булып тора. Ислам динендә аның хөкеме фарыз. Димәк, Аллаһыга шөкер итмәүче кеше гөнаһлы була. Дин галимнәре аңлатуынча, Аллаһыга шөкер итү – үзеңдә булган бөтен байлыкны Аллаһы бирде дип күңел белән тану, Аны мактау һәм Аның кушканнарын үтәү ул. Аллаһыга рәхмәтле булу өчен биш вакыт намаз укырга, рамазан аенда ураза тотарга, ашаган һәм эчкән вакытта яки берәр байлыкка ирешкәч, «Әлхәмдүлилләһ» – «Аллаһыга мактау булсын» дип әйтергә кирәк. «Духа» сүрәсенең 11 нче аятендә: «Раббыңның нигъмәтләре турында Аны мактап һәм Аңа шөкер итеп сөйлә», – диелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Дөреслектә, Аллаһ үзенең бәндәсеннән һичшиксез риза була, әгәр дә ул ашаган һәм эчкән вакытта Раббысына шөкер итеп, хәмед-сәнәләр әйтсә», – дигән.

– Уңышка ирешәсең килсә, рәхмәт көндәлеге алып бар, ди кайбер фәлсәфәчеләр. Моңа диндә аңлатма бармы?

– Ислам динендә андый гамәл юк. Тормыш җайлансын, проблемалар чишелсен өчен, Аллаһыга дога кылырга һәм Аның кушканнарын үтәргә кирәк. Иң мөһиме, мөселман кешесе үзенә игелек кылган барча кешегә теле һәм гамәле белән рәхмәтле булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә берәр мөселманга кемдер игелек кылса һәм ул аңа «Җәзәкәллаһу хайран» – «Аллаһ сине хәерле нәрсә белән бүләкләсен» дисә, ул аңа рәхмәт әйткән була», – дигән. Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе: «Сезгә игелек кылучы кешене бүләкләгез. Әгәр дә бүләкли алмасагыз, аның өчен дога кылыгыз», – дигән.

– Адәм баласы нәрсәләр өчен рәхмәтле булырга тиеш соң?

– Мөселман кешесе иң беренче чиратта Аллаһка биргән нигъмәтләре өчен шөкер итеп яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 172 нче аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр! Без биргән яхшы ризыкларны ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр дә сез бары тик Аңа гына гыйбадәт кылучылардан булсагыз», – диелгән. Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә биргән нигъмәтләре бик күп. Аны хәтта санап бетереп булмый. Ул безгә күрә торган күзләр, ишетә торган колаклар, сөйләшә торган тел, фикерли ала торган баш мие, гомер буе безгә хезмәт итә торган кул-аяклар һәм бик күп төрле файдалы ризык, эчемлекләр бирде. Аллаһы Тәгалә «Тәбәрәк» сүрәсенең 24 нче аятендә: «Ул сезне юктан бар итте, сезгә күрү, ишетү сәләте һәм акыллар бирде. Ләкин сез бу нигъмәтләр өчен бик аз шөкер итәсез», – дигән. Шулай ук мөселманнар үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисенә һәм үзенә игелек кылучы барча кешеләргә дә рәхмәт әйтергә тиеш. Сиңа игелек кылган кешеләргә рәхмәт әйтмәү Аллаһка шөкер итмәүгә тиң. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Кем дә кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Аллаһка да шөкер итмәгән булыр», – дигән.

– Рәхмәт капкасы – нәрсә ул? Кеше өчен ул кайсы очракларда ябыла?

– Рәхмәт капкасы – Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне гафу итәргә әзер торуы дигән сүз. Бу капка кояш көнбатыштан чыкканчы, ягъни дөнья беткәнче ачык булачак. Шул вакытка кадәр Аллаһы Тәгалә кешеләрнең тәүбәсен кабул итә һәм гафу итә. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда бөтен җан иясенә дә рәхимле. Аның «әр-Рахмән» исеме дә шуны аңлата. Ул кешенең нинди диндә булуына карамастан, аңа рәхмәтен күрсәтә. Ул һәр кешегә ашарга ризыгын, эчәргә суын, кияргә киемен бирә, бәрәкәтле яңгырын яудыра, үсемлекләр һәм тереклекне үстерә, җылыта торган кояшын чыгара. Шуңа күрә Аллаһының рәхмәт ишекләре һәркемгә гомер буе ачык. Аның рәхмәтеннән өмет өзәргә ярамый. Аллаһы Тәгалә «Зүмәр» сүрәсенең 53 нче аятендә: «Әй, үзләренә каршы гөнаһлар кылган минем бәндәләрем! Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Дөреслектә, Аллаһы бөтен гөнаһларны да гафу итә. Дөреслектә, Ул – Гафу итүче, Рәхимле», – диелгән. Рәхмәт капкасы кешенең сулышы өзелгәндә – җаны бугазына килгәндә генә ябыла. Шушы вакытка кадәр аның тәүбә итәргә, Аллаһтан гафу сорарга, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә мөмкинлеге бар.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Бер кеше Аллаһы Тәгалә биргән бүләкләр, нигъмәтләр өчен үзем гамәл кылып, игелекле эшләр эшләп түләячәкмен, ди. Шундый ният белән гомер буе игелек кыла. Үлгәннән соң, моңа: «Син тәмугка керәсең», – диләр. Аптырый теге адәм, «Ни өчен? Мин бит гомер буе игелек кылдым», – ди. «Син Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып бетерә алмадың. Синең кылган игелекле гамәлләрең бер күз нигъмәтен түләргә дә җитмәде», – диләр. Шуңа күрә без дөньядагы һәрнәрсә өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Берәү бик нык авырып китә: кул-аяклары йөрмәс була, күзләре күрмәс була моның. Әмма ул һәрчак: «Әлхәмдүлилләһ», – дип кабатлавын белә. «Нигә һаман Аллаһка шөкер кыласың, синең бит бернәрсәң дә калмады, сәламәтлегең дә юк», – диләр моңа. «Шөкер дип кабатларлык телем бар әле», – дип җавап бирә авыру кеше. Менә шулай, безнең җаныбыз тәнебездә булганда, шөкер кылырга тиешбез.

Кеше имансыз булганда, Аллаһның рәхмәт капкасы ябыла. Рәхмәт капкасы – Аллаһы Тәгаләнең кимчелекләреңне гафу итүе, аларга күз йомуы. Кыямәт көнендә Аллаһы каршына килеп баскач, Аллаһның бу кешегә рәхмәте булмый икән, димәк, Ул аңа игелек теләми дигән сүз. Бу бәндә җәннәткә үз гамәлләре белән генә керә ала, Аллаһы Тәгалә аны якламаячак. Кеше: «Минем биргән сәдакам бар», – ди. Аңа: «Ул сәдакаңның савабын син шул гөнаһ белән бетердең инде», – диләр. «Менә фәлән-фәләннәргә булышкан идем», – ди кеше. Аңа кабат: «Син аны бу гөнаһың белән юкка чыгардың инде», – диләр. Кешенең һәр игелегенә бер гөнаһы туры килеп, игелеге белән гөнаһы тигез, ә кайвакыт гөнаһлар күбрәк тә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә бу кешегә савапларын арттырып җибәреп булышмаса, ул җәннәтле була алмаячак. Бу бәндәсенә карата рәхмәтле булган очракта, ул: «Гөнаһларың күп, ләкин рәхмәтемә ирешкәнсең (син – мөселман, тәүбә иткәнсең, гафу сорагансың, игелекләр күп кылгансың – Аллаһка якынаерга тырышкансың), димәк, синең гөнаһларыңны гафу итәм», – ди. Бу дөньядагы физик кануннар, барча тереклек – барысы да Аллаһның рәхмәте һәм кодрәте. Йорт салганда, кирпеч өстенә кирпечнең ябышуы да – Аллаһының рәхмәте. Менә шуны онытмасак иде. Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен, беренче чиратта, мөселман булырга, аңа ышанырга, кушканнарын үтәргә, аннан үзең дә кешеләргә рәхмәтле булырга тиеш. Таныш һәм таныш булмаган кешеләргә сәбәп белән һәм сәбәпсез игелек кылырга кирәк: елмаеп карарга, сәдака бирергә, киңәшең белән булышырга, малың белән бүлешергә. Болар да рәхмәт, һәм аларның мәгънәсе тирән.

Хәдисләр

«Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен йөз өлешкә бүлде. Туксан тугыз рәхмәтен Үзендә саклады, ә берсен дөньяга иңдерде. Бу берсе белән дөньядагы барлык җан ияләре бер-берсенә шәфкать күрсәтәләр. Хәтта ат та колынына тиеп зыян китерүдән куркып тоягын күтәрә».

«Чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең йөз рәхмәте бар. Берсен дөньяга иңдерде. Бу бер рәхмәт Кыямәт көненә кадәр барлык җан ияләренә җитә. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә  бер рәхмәтен туксан тугыз рәхмәтенә өстәп йөзгә тутырыр. Бу йөз рәхмәтнең барысы да яхшы гамәлләр эшләгән мөэминнәр һәм Аллаһның әүлия коллары өчен».

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре