Сәбәбе нидә?
Гомерендә бер генә тапкыр булса да арпа белән интекмәүчеләр сирәктер. Ул керфек төбендәге май бизләре яки төк янчыгының эренләп шешүеннән гыйбарәт. Арпага охшаш булганга аңа шундый исем биргәннәр. Күз – бик нәзберек әгъза, шуңа күрә арпаны үз белдегең, халык арасында киң кулланыла торган ысуллар белән генә дәваларга ярамый. Шулай ук аны, тизрәк котылам дип, сытмаска да киңәш ителә. Чөнки алай эшләгәндә күз чокыры һәм күз кабагы үлекләргә, андагы кан агуланырга мөмкин.
Күздә арпа чыгуның төп сәбәпчесе – стафилококк бактерияләре. Иммунитет нык булганда, организм аңа бирешми, ә менә бераз иммунитет какшауга, алар «эшкә керешә». Дөрес тукланмаганда, авыр физик эш башкарганда, һәрдаим стресс кичергән кешедә арпа берничә җирдә чыгарга мөмкин. Шулай ук пычрак кул белән күзне уу, тузанлы урыннарда еш булу да аның чыгуына сәбәп була ала. Эндокрин, ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан интегүчеләрдә, санитария таләпләре үтәлмәгән җирләрдә эшләгәндә, ялкынсынулы күз авырулары белән авырып, тиешенчә дәваланып бетмәү дә арпа чыгуга сәбәп була ала. Сыйфатсыз косметика куллану, аны көн азагында тиешенчә юмау да аңа чыгар өчен җирлек тудыра ала.
Ничек котылырга?
Иммунитеты нык булганнарда арпа бернинди дәвалаусыз да бетәргә мөмкин. Тик аны халык медицинасы чаралары белән дәвалау куркыныч тудыра, шуңа табиб кушканны үтәвең хәерле. Чөнки шеш тишелеп, күзгә инфекция эләгеп, аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар. Шунлыктан гордеолумны табиб кушуы буенча бактерияләргә каршы чаралар кулланып дәваларга киңәш ителә.
Нәрсәне истә тотарга?
*Арпа чыкканда кеше үзендә нинди авырулар баш калкытуына игътибар бирергә тиеш. Ашказаны-эчәк авырулары, шикәр чире белән интегүчеләргә еш кына арпа чыга.
*Гап-гади гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, иммунитетны ныгытырга кирәк.
*Арпа чыккан урынны, тизрәк дәвалыйм дип, җылытырга ярамый!
*Артык эсселәү яки туңудан сакланырга кирәк.
*Вируслы авыруларны һәм салкын тиюләрне вакытында тиешенчә дәваларга тырышмаска һәм аяк өсте уздырмаска киңәш ителә.
*Дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару да организмны ныгытып, арпа чыгудан саклый.
*Арпа чыкканда мунча, сауна, хамамнарда җылынып утырырга ярамый!
*Күздәге арпаның еш кына җитдирәк авыруга – халязионга әверелү куркынычы бар. Мондый очракта күзнең кимерчәк тукымасы ялкынсына һәм анда тыгыз шарчык сыман әйбер пәйда була. Ә менә аннан операция ярдәмендә генә котылырга була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез