Газетага язылу

Көн дә бәйрәм, көн дә туй: авылларда үткәрелә торган бәйрәмнәрнең асылы нидә?

Сабан туе һәм Авыл көне генә түгел. Татарстан авылларында үткәрелә торган бәйрәмнәр исемлеге моның белән генә чикләнми. Алма бәйрәме дә бар, Бал бәйрәмен дә оештыралар, Самавыр бәйрәмендә дә теләп катнашалар. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, артыкка китте, дисезме? Һәр бәйрәмнең үз тарихы, үз максаты бар. Нинди соң алар? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй: авылларда үткәрелә торган бәйрәмнәрнең асылы нидә?
Фотолар: шәхси архивтан

Бал һәм Алма бәйрәме

Август – муллык ае, дибез. Арча районының Яңасала авылы халкы өчен бәйрәмнәр ае да әле ул. Монда бер-бер артлы «Бал спасы», «Алма спасы» кебек бәйрәмнәр үткәрелә. Әлеге авылда татары, керәшене бергә матур гомер кичерә. Шуңа күрә спас – православ бәйрәме булса да, аны барысы да үз итәргә өлгергән.

– Җәй айларында авылда көн эш белән үтә. Менә шул эш турында онытып, хәл алыр өчен үткәрелә әлеге бәйрәмнәр. «Бал спасы» дигән бәйрәмебез авылыбызның данлыклы умартачыларына багышлана. Ә алар шактый: 40 елга якын умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар, – дип уртаклашты авыл китапханәсе мөдире Фәридә Борһанова.

Хезмәт яшәтә. «Бал спасы» бәйрәменең төп шигаре әнә шундый. Бәйрәм киләчәк буынга хезмәтнең тормыштагы әһәмиятен аңлата, һәр эшнең мактауга лаек икәненә төшендерә һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияли.

– Бәйрәмне ел да көтеп алалар иде. Умартачылар буш кул белән килми – күчтәнәчкә яңа аерткан бал, балдан ясалган чәкчәк алып килә иде. Һәркем аннан авыз итеп карый. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп бара иде, – дип дәвам итте сүзен Фәридә апа.

Китапханәченең сөйләмендәге «иде»сенең дә сәбәбе бар икән – инде ике ел «Бал спасы» күләгәдә кала, үткәрелми. Кеше җыелмаганга яки эшнең артык күп булганына түгел – клуб җитәкчесе булмаганга. Ә китапханәчегә бу эшне үзенә генә башкару бик кыенга туры килә.

– Чараны «әйдә ярарга» үткәрәсе килми бит, авыл халкы белән җыелышып, күңел ачар өчен оештырабыз. Монысы да әзерлек сорый, – ди Фәридә апа. – Ә «Алма спас»ын ел да үткәрәбез. Анысында алманың төрле сортларыннан күргәзмә оештырабыз, алма турында кызыклы шигырь, хикәяләр укыйбыз, җырлар җырлыйбыз. Менә инде бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең авыл кешеләренең бакчаларында нинди генә сортлары юк. Ник шуларга куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны уртаклашмаска әле.

Самавыр һәм Футбол бәйрәме

Әйе, хәтта самавырның да үз бәйрәме бар. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында уза ул. Инде тарихы да шактый бай. Тәүге бәйрәм 2002 елда ук узган. Беренчесе булса да, төерле булмаган: Зур Сәрдек авылының Сабан туе мәйданында бик күп кунаклар чакырып, республика күләмендә үткәрелгән. Шуннан бирле мәдәният йорты хезмәткәрләре бу бәйрәмне оештырып килә.

– Быел да 24 июль көнне авылның «Рәҗәп» чишмәсе буенда «Самавырда кунакта» дип исемләнгән бәйрәм уздырдык. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып торган. Кунакның урыны – түрдә. Ул килгәч, йорт хуҗасы самавырын куеп, чәй эчерткән. Менә шул кунакчыллыкны күрсәтергә телибез, – дип башлады сүзен Зур Сәрдек мәдәният йорты мөдире Нурия Фәттахова.

Элек-электән самавырлы йорт ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Тормышыбызга яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, бәйрәмдә самавырлы табын тирәсе беркайчан буш калмый.

– Сер түгел: хәзер самавырлар кабат модага кереп китте. Табигать кочагында ял иткәндә дә, яшьләр самавыр кайнатып, чәй эчә. Әмма бу самавырлар элеккеге кебек түгел. Шуңа да без Самавыр бәйрәмендә самавырлар күргәзмәсе дә оештырабыз. Дөрес, хәзер йорт табынында самавыр кайнап утырмый. Әмма шушы бәйрәм җитәр алдыннан авылдашлар келәттә качып яткан самавырлары өстендәге тузанны кага, – дип дәвам итте сүзен Нурфия апа. – «Иң өлкән самавыр», «Иң матур самавыр» кебек номинацияләр оештырып, ияләрен бүләклибез. Самавырның да әллә нинди төрләре булган. Яшьләргә генә түгел, өлкән буын вәкилләренә дә кызык ул.

Бәйрәмнәр берләштерә. Авылдашлар бергә җыелып, коймак пешерә, үлән чәеннән авыз итә. Шул арада дөнья хәлләре турында сөйләшеп ала, хатирәләрне яңарта. Мәдәният йорты җитәкчесе фикеренчә, элек кичке уеннар да нәкъ менә чишмә янында узган. «Өлкәннәрнең: «Яшь чакта менә бу чишмә буена уенга төшә идек», – дип искә алулары аларны яшьлекләренә алып кайта. Яшьләр исә бу истәлекләрне тын да алмый тыңлый», – ди ул.

– Авылны яшьләр яшәтә. Авылыбыз яшьләре дә актив. Мисалга, ел саен Яшьләр ифтары уздыралар. Үз көчләре белән ризыклар әзерләп, авылыбыз яшьләре җыелышып намаз укый, авыз ача, – дип дәвам итте сүзен Нурфия апа. – Быел менә дүртенче ел рәттән Футбол бәйрәмен дә оештырдылар.

Дүрт ел элек бер төркем авыл егетләре футбол ярышы үткәрү турында хыяллана башлый. Авылда туп тибәргә яратучылар җитәрлек. Шуңа күрә хыял тиз арада тормышка да аша. Авылда 5–6 футбол командасы җыела. Тик балалар, олыларга туп артыннан йөгереп йөрүчеләрне генә күзләп утыру бик кызык булмас, бәйрәм булып истә калырлык чара оештырырга уйлый алар. Беренче елны Футбол бәйрәмен авылның хоккей мәйданчыгында үткәрәләр. Егетләр футбол уенын көйләсә, авыл кызлары балаларга уеннар уйната. Һәр килгән кунак тәмле чәй һәм шулпадан авыз итә. Рәхәт ялны файдалы эш белән берләштерәләр, кыскасы.

– Быел бәйрәм авылның карлыган бакчасында узды. Элек Сабан туе биредә уза иде. Яше-карты – бар да җыелды. Балаларга бушлай мамык, поп-корн өләшенде. Карусель, батут, шуарга тау да бар иде. Пылау һәм тәмле коймак, чәйдән авыз иттек, – ди Нурфия апа. – Бик истәлекле бәйрәм булды. Авыл тарихына бәйрәм буларак язылды инде, ел да август җиткәч, Футбол бәйрәме кайчан була икән, дип йөри башлыйбыз.

Бәрәңге һәм Балык бәйрәме

Әтнә районы авылларында бәйрәмнәр аеруча күп. Сабан туеннан соң Яңа елны көтеп яшәми халык: бәйрәм өчен сәбәпне үзләре таба. Балык җене кагылганнарны барлыйлар да Балыкчылар бәйрәмен үткәрәләр. Бәрәңге уңышын җыеп бетерәләр дә  Бәрәңге бәйрәменә җыелалар.

Балыкчылар бәйрәме быел Күңгәр авылы Атау бөясендә үткән. Аңарчы ул Мәңгәр, Дусым авылларында да уза торган булган. Әлеге чараның төп максаты балык тоту дип уйласагыз – ялгышасыз. Табигать кочагында рухи азык алып, гаилә белән ял итәргә җыела монда халык. Яше дә, карты да балыкчыларга көч биреп, җырлап, биеп күңел ача. Шул арада учакта пешкән тәмле балык шулпасыннан да авыз итә.

Бәрәңгенең дә үз бәйрәме бар Әтнәдә. Ары авылында үткәрәләр аны. Авылда бәрәңге утыртмаган кеше юк. Ел саен уңыш алынып беткәч, клуб янына җыелып, учакта бәрәңге пешергән авыл халкы. Бәрәңге пешкән арада җырлап, уеннар да уйнап алган. Аннары күмердә тәгәрәткән бәрәңгедән авыз иткән. Инде менә 2023 елдан башлап, бу бәйрәм зуррак төсмер алган. «Җитәкчеләргә, авылдашларга, хезмәттәшләремә рәхмәт», – ди Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадыймова.

– Моңа кадәр без бәйрәмне ел саен мәдәният йорты каршында үткәрә идек. Бер чиләк бәрәңгене җиргә каплап, кырдагы шикелле пешерәбез дә, авыл балаларын дәшәбез. Районның мәдәният хезмәткәрләре дә бу идеяне ошатты. Шуңа күрә 2023 елда беренче тапкыр Сабан туе мәйданында зурлап Бәрәңге бәйрәмен оештырдык. Күрше-тирә районнар да килде, бәрәңгегә дан җырланды, – диде Раилә ханым.

Татарның икенче икмәге булган, табынның күрке – бәрәңгегә багышлап,

өч ел зурлап оештырылган бәйрәм. Быел үткәрмәгәннәр – бәйрәмнәр болай да җитәрлек. Ике елга бер үткәрербез, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бәйрәмнең төп асылы хезмәткә һәм уңышка хөрмәт тәрбияләү. «Гореф-гадәтләргә, милли җыр-биюләргә бай бит безнең халык, менә шуларны киләчәк буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз», – ди Раилә Кадыймова.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре