Сүзебез күпкырлы шагыйрә Гөлүсә Батталова хакында. Гадәттә каләм ияләренең күпчелеге, кем әйтмешли, шәһәрдә яши, авылны мактый. Ә әңгәмәбез герое, киресенчә, чын күңеле белән бирелеп авылда гомер итә. Ире Алмаз белән бергәләп өч бала үстерәләр. Гаиләләре тагын ишәергә тора. Вакытын табып, җайлап кына хәлен белештек, иҗат, тормыш мәшәкатьләре хакында да сөйләшеп алдык.
– Гөлүсә, йөкле хатын-кыз хисләре дүртенчесендә дә беренчесендәге кебекме, әллә аерыламы?
– Аерыла. Районыбыздагы хатын-кызлар консультациясендәге табиблар да «Гөлүсә, монысы иң тәмлесе булачак, яшь барган саен йөклелекне аңлабрак күтәрәсең, бөтенләй башкача», – дип әйткәннәр иде. Чынлап та шулай икән. Яшьлек белән аңлап та бетермисең бит. Яшь барган саен бу халәтеңне башкачарак кабул итәсең. Ул кадерлерәк тә, мәгънәлерәк тә кебек.
Тирә-ягымда өч-дүрт балалы гаиләләр күп. Йөкле икәнемне күреп, кызыгып: «Һай, без дә алып кайтыйк микән әллә?» – диючеләр дә булды. Мин: «Әйдә, йогышлы булсын, сез дә алып кайтыгыз әле», – дип көләм.
– Ә өйдә балалар бу яңалыкны ничек кабул итте?
– Бик сөенделәр, малай була дигәч, улларым тагын да сөенде. Аларга футбол командасы кирәк булган, ахры. Хәзер бик тырышып исем сайлыйлар. Мәгънәле һәм а хәрефенә башланган исем кирәк. Чөнки ирем Алмаз, улларым Аяз һәм Айрат исемле. Кызыбызның исеме Диләрә. Нинди исемгә тукталырлар? Әлегә уйлыйлар.
– Иҗатка күчик әле. Син шагыйрә дә, прозаик та, пьесалар да язасың, Әтнә театрында директор урынбасары булып та эшлисең. Әле моннан тыш та кызыклы проектларны тормышка ашырасың.
– Ул проектлар да иҗатка бәйле. Узган ел «Күршефест» проекты нигезендә «Тукайның билгесез эзләре буйлап» дип аталган авторлык лекцияләре, интеллектуаль уеннар проектын тормышка ашырдым. Ул шагыйрьнең Әтнә, Казан артындагы моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган эзләре буенча узды. Бик яратып кабул иттеләр. Тукай рухы мине күптән үзеннән җибәрми. Башта шигырьләр, поэмалар иҗат ителде. Аның образына тиктомалдан гына, иҗатын, шәхесен, тормыш юлын өйрәнмичә генә кереп китә дә алмыйсың. Әлеге проектка әзерләнү мине Тукайга әкренләп якынайтты дип уйлыйм. Шуның нәтиҗәсе буларак өч пьеса яздым. Икесе «Апуш» татар балалар студиясендә куелды. Болар – «Тукай. Ярлыкагыл», «Унөч» пьесалары. Өченчесе – «Лампа эчендә май кими» пьесасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе оештырган «Тукай йолдызлыгы» бәйгесендә беренче урынны алды. Тукай иҗаты ул – киң һәм колачлы иҗат, тормышы да шундый. Аны өйрәнергә бик зур тырышлык кирәк һәм әлеге темага кабат кайтырмын дип уйлыйм.
– Берничә юнәлешне колачлау кайвакыт эшкә зыян салырга, сыйфатына да тәэсир итәргә мөмкин. Ләкин син уңышлы иҗат итәсең. Моның сере нидә?
– Бу – иҗат процессы. Төрле жанрларны колачлап карау кызык. Мин моны үз-үземне яңа мәйданда сынап карау дип саныйм. Уңышлы килеп чыкса, канатланып та китәсең. Ул бит офыкларыңны киңәйтү, өйрәнү һәм ияләшкән җайлы зонадан чыгу. Зыян килә дип санамыйм. Шулай да проза һәм драматургия соңгы вакытта мине шигърияткә сусатты. Күңелдә ниндидер сагыну хисе барлыкка килде. Алга таба шигърияткә күбрәк чумасым килә.
– Төрле жанрларда иҗат итсәң дә, шигърият сиңа якынрак, кадерлерәк кебек...
– Шулай дип уйлыйм. Әдәбиятка да шигърият белән килдем бит. Ул минем йөрәгемә якынрак. Әмма театрда эшләвемә бәйледер, драматургия дә чит түгел. Әлегә мин аны өйрәнеп беттем дип әйтә алмыйм. Бу – бик мавыктыргыч дөнья, аның үз законнары. Әдәбият кануннарына буйсынып бетмәгән очраклары да бар. Хәзер татар театрында яңа режиссура туып килә. Аларның үз карашлары, үз алымнары. Татар драматургиясе барыбер шул юнәлештә дә үсеш алачак. Менә бу процесс миңа да бик кызыклы. Ә проза үзенең фәлсәфәсе белән җәлеп итә. Аның ярдәмендә рус, татар әдәбиятын, заман әдәбиятын, андагы эчтәлек һәм яңа формаларны күзәтеп барам.
– Син бик тынгысыз кеше бугай...
– Шулай, ахры. Мин тыныч, салмак кына, җилсез-давылсыз гына яши ала торган кеше түгел. Шуңа күрә җил яратам. Шигырьләремдә дә давыл образы гел чыгып тора.
– Сине бүген нинди тема күбрәк кызыксындыра һәм иҗатка этәрә?
– Шагыйрь буларак фәлсәфи темалар кызыксындыра. Яшь чакта, Разил абый Вәлиев әйтмешли, «Я дөньяны үзгәртәм мин, я булмаса үзем үзгәрәм» дигән принцип белән яшисең. Ә гомер үткән саен син бу дөньяны аңлап бетермәгәнлегеңне тоя башлыйсың. Шул дөнья белән ниндидер бәрелешләрең, аларны шигърияттә аңларга тырышу миңа ошый. Үз иҗатымда гына түгел, башка шагыйрьләрнең шигъриятендә дә үзеңнең дөньяга карата сорауларыңа җавап эзләү – мине иң җәлеп иткән темаларның берсе. Ә, гомумән, иҗатны алганда, соңгы елларда мин халыкка кадерле булган темаларга – фольклорга, халыкта яшәп килгән ышануларга, гадәтләргә кире кайтып барам кебек. Без аларны көн саен диярлек ишетәбез: «Бусагага утырма, үсми каласың», «Аягыңны селкетеп ашама, җен ашап китә». Ә бу ышанулар каян килеп чыккан, ник алай әйтелә? Мин аларга башка күзлектән карый башладым. Шулар хакында язасым килә.
– Күңелеңне тырнаган, йөрәгең кабул итә алмаган нәрсәләр дә бардыр?
– Тормыш һәм җәмгыять белән гармониядә яшәргә тырышам. Чебен дулап тәрәзә вата алмый дигән кебек, эчтән кайнап, агрессияләргә бирелеп йөрүең синең файдага түгел. Шулай да тормышта очрый торган гаделсезлек, кешелексезлек, усаллык бик әрнетә. Ул сыйфатлар иҗатымда да чагылыш таба. Кайвакыт син табыныр дәрәҗәдә илаһилаштырган кешеләрнең, яисә вакыйгаларның ул дәрәҗәдә үк түгеллеген аңлау, үзеңнең беркатлылыгыңа төшенү күңелне тырный. Бу милли мәсьәләләрдә дә булырга мөмкин. Бала кулыннан яраткан уенчыгын тартып алгач, ул нәүмизләнеп кала бит, минем дә халәтем шулай авыр була. Безнең тормыш күңел ачуга, үзеңнең инстинктларыңны канәгатьләндерүгә генә кайтып калмасын иде. Ләкин дөньяда төрле кеше бар һәм алар төрлечә яшәргә хаклыдыр. Синең инануларың ул әле идеал дигән сүз түгел. Мин битараф дип йөргән кешеләр бәлки дөресрәк тә яшидер... Монда кем хаклы? Һәркемнең үз кыйбласы. Иремнең яратып әйтә торган бер фикере бар. «Конфликт вакытында һәр кеше үзенчә хаклы», – ди ул. Бу мәсьәләдә драматургиянең дә кызыклы кануннары бар. Мәсәлән, спектакльдә геройларның берсе – җинаятьче, икенчесе – корбан. Җинаятьченең ни өчен бу эшкә баруының үз мотивы бар һәм ул үзен хаклы саный. Артист аны уйнаганда җинаятьчене гаепләп уйнарга тиеш түгел. Ә үзен җинаятьче дип хис итеп, аның кылган гамәлләрен аклап уйнарга тиеш. Бу – бик катлаулы сорау.
– Син кеше психологиясен өйрәнүгә зур игътибар бирәсең кебек. Бу синең пьесаларыңда да сизелә. «Тукай. Ярлыкагыл» спектаклендә дә чагылды.
– Монда тормыш тәҗрибәсе дә, дөньяны, кешеләрне аңларга тырышу да бардыр. Ул театр дөньясында яшәп, драматургия кагыйдәләренә якынаерга омтылуга да бәйледер. Тарихи шәхесне китаптагы портрет, яисә әдәби образ итеп кенә түгел, ә кеше буларак та аның гамәлләрен, иҗади мотивларын аңлау кирәк. Бу, әлбәттә, минем күзлегем аша аңларга тырышу, ә спектакльдә ул режиссер күзлеге аша бирелә. Тамашачы нәрсә беләндер килешмәскә дә мөмкин. Ләкин ул үз карашыннан чыгып фикер йөртә. Шуңа да хакыйкать дигән нәрсә дөрес түгел дип уйлыйм. Бу – яңа буынның әлеге образга карата яңача карашы. Кеше психологиясе минем өчен гомер-гомергә кызык булды. Студент вакытта да психология укытучылары белән гел бәхәсләшергә ярата идем. Алар миннән туеп: «Гөлүсә, имтиханда бу нәрсәләрне сөйләсәң, «икеле» куям», – дигән чаклары да булды. Минем өчен психология кызык, күп укыйм. Шуңа иҗатымда да ул чагылмый калмый.
– Күп укыйм, дисең, ә халык турында хәзер китап укымыйлар дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Син дә шулай уйлыйсыңмы?
– Килешмим. Минем даирәмдәге кешеләрнең барысы да укый. Ул кәгазь китап та, электрон варианты да булырга мөмкин. Мактану кебек булмасын, безнең гаиләбездә китапны кычкырып уку гадәте бар. Мин – иремә бөтен татар классикларын, рус әдәбиятын укыган кеше. Мөхәммәт Мәһдиевнең ун томлыгын, Нәби Дәүли, Ибраһим Сәлахов, Аяз Гыйләҗев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен кычкырып укып чыктым. Балаларга күбрәк үзебез тәрбияләнеп үскән китапларны тәкъдим итәм. Аларда тәрбия дә, яхшылык, кешелеклелек тә бар. Кыш буе «Белмәмеш һәм аның маҗаралары» дигән әсәрне укыдык. Шикләнеп кенә укый башлаган идем, ул хәзерге заман балалары өчен дә бик кызык булып чыкты. Безнең өйдә китап – бик кадерле әйбер.
– Кычкырып уку идеясе ничек барлыкка килде?
– Минем кычкырып китап укуымны ирем бик ярата. Ул – КФУның физика факультетын бетергән техник-инженер, җир кешесе. Графигы тыгыз булса да, 5–10 минут вакыт табып: «Гөлүсә, укып ал әле миңа», – ди. Кырык эшем кырык якта ярылып ятса да, мин аларны читкә куеп укыйм. Ул бик яратып тыңлый. Иҗатымда да иң беренче укучым, тәнкыйтьчем – ирем. Әдәбиятны нечкә тоемлый. Үзенең киңәшләрен дә бирә. Башта мин килешмичә бәхәскә керәм. Ләкин соңрак аның хаклы булуын аңлыйм. Әсәрләремдә нәкъ менә ул әйткән урыннарның шулай кирәк булганлыгын соңрак аңлаган мисаллар да күп.
– Ә балаларыгызга тәрбия бирү мәсьәләсе ничек? Җәмгыятьтән «сагыз кебек ябыша торган» гадәтләргә каршы ничек көрәшәсез?
– Үземне бик нык ярата торган һәм шул ук вакытта бик таләпчән әни дип саныйм. Авыл җирендә балаларны күбрәк хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Мин аларга: «Ут та, югары технологияләр дә бетәргә мөмкин. Әгәр кулыгыз эш белә икән, үзегез дә, гаиләгез дә ачка тилмермәячәк», – дим. Куллары эш белсен, дип тырышабыз. Замана гадәтләренең бик зыянлылары хакында тыныч кына аңлатырга тырышабыз. Алар бит бөтенләй башка, заманның таләпләре дә башка. 12 яшьлек улымның фикерләү дәрәҗәсе һәм минем 12 яшьтәге фикерләү дәрәҗәмне чагыштырсак, җир белән күк арасы. 12 яшьтә минем әле телефон да күргәнем юк иде. Ул вакытта Америка яки Кытай безгә картадагы бер нокта иде. Ә хәзерге балалар өчен бу илләр барып җимәслек урын түгел. Алар дөньяга ачык булып үсә. Шуңа күрә катгый рәвештә тыю дөрес тә түгелдер. Алтын урталыкны табарга тырышырга кирәктер.
– Балаларны эшләп үсәргә өйрәтсәгез дә, авылда хуҗалык зур. Сезнең дә бәрәңге, яшелчә бакчасы, терлеге дә бардыр. Авыл кызы Гөлүсәнең иҗатка вакыты бер дә калмый кебек.
– Иң авыр эшләр ирем һәм олы улыбыз җилкәсендә. Шулай да авылда эш җитәрлек һәм мин аны яратам. Ирем белән икебез дә авылда яратып яшибез һәм хезмәтне вазыйфа дип кабул итмибез. Ул бит – хәрәкәт, саф һава. Иҗатка вакыт калу-калмау бары тик кешенең үзеннән генә тора. Әгәр теләгең бар икән, хуҗалык эшләре сиңа комачаулый алмый, бу сәбәп кенә. Аллаһы Тәгалә кешегә бер өлеш сәләт биргән икән, ул нәкъ шул кадәр үк күләмдә ялкаулыгын да биргән. Син аны җиңеп, сәләтеңне үстерә алсаң, нәтиҗәсе дә була, җимешләрен дә бирә башлый. Улларыма да гел шулай дим. Аллаһы Тәгалә кешенең тырыш булуын, сәләтеңне куллануыңны ярата. Мин аны һәрвакыт тоеп яшим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез