Газетага язылу

Агроном Хәким Моратов: «Помидор тәмле булсын өчен суны азрак сибәргә кирәк»

Бакчачылардан: «Помидорның уңышы әйбәт кебек үзе, тик тәме генә искитәрлек түгел», – дигәнрәк сүзләрен ишетергә туры килә. Моның сәбәбе нидә? Томат тәмле-татлы булып үссен өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

Агроном Хәким Моратов киңәшләрен тәкъдим итәбез. 

Сортын белеп сайлыйсы. Помидорның тәмле-татлы булуын инде утыртканчы ук кайгырта башларга кирәк. Шуңа күрә киңәшләрнең күбесен киләсе сезон өчен колакка киртләп кую кирәк булыр. Сатып алганчы, каптагы орлык сорты тасвирламасын: тәмен, татлымы-түгелме икәнлеген укырга иренмәгез. Гадәттә Сластена, Арбуз, Шапка Мономаха, Минусинский безразмерный, Гавайский ананас кебек сортлар татлы була.

Җылы һәм яктылык. Ачык туфракта утырту өчен иң кояшлы, ышык урынны сайлап аласы. Теплицадагы помидорга исә эсселектән интекмәсен өчен күләгә ясау җаен карыйсы. Һава температурасы +32 градустан югарырак булса, үсемлек серкәләнми чөнки.

Куелыктан качасы. Үсентенең кирәкмәс яфракларын, үги ботакларын һәр 10 көн саен өзеп тормасаң, яктылык һәм туклыклы матдәләре җитмәячәк. Моннан тыш помидор үсентесенең урман кебек бик куе үсеп утыруы гөмбәчек авыруларына җирлек тудыра.

Вакытында тукландырасы. Помидор, туклыклы матдәләре җитмәсә, сортының сыйфатларын берничек тә 100 процентка күрсәтә алмый. Ягъни уңышы азрак һәм тәме дә орлык кабында вәгъдә ителгәннән кайтышрак булачак, дигән сүз.

Томатның татлы булсын өчен калий, бор, фосфор кебек матдәләр кирәк. Моның өчен шушы минераль матдәләрне, шулай ук агач көлен (10 л кайнар суга 1 стакан көл салып 5 сәгать тотарга һәм төбенә сибәргә), бор кислотасын (үсентеләргә бөркү өчен – 10 л суга 2 г, ләкин порошокны башта аз гына кайнар суга салып эретергә), марганцовка (шулай ук бөркү өчен – эремә аксылрак кына булырга тиеш) кулланырга мөмкин. Ә менә азотлы ашлама белән мавыгырга ярамый: яфрак-сабакларын чиктән тыш көчәйтеп җибәрү сәбәпле, уңышына, тәменә начар тәэсир итәчәк.

 Суны азрак сибәсе. Туфракта дым артык күп икән, помидор җитәрлек дәрәҗәдә шикәр туплый алмыйча, суланып тора һәм әчкелтем була.

Базилик утыртасы. Беренчедән, бу үсемлек бүлеп чыгарган эфир майлары корткычларны куркыта. Икенчедән, томатка татлы тәм өсти.

Сүз уңаеннан, помидорга базилик өстәп ясалган салатның бик тәмле булуын әйтеп үтәргә кирәк. Кызарып пешкән помидорга бераз гына базилик, моцарелла сыры өстәп, зәйтүн мае белән болгатсаң, телеңне йотарлык салат килеп чыга.

 Помидорларның пешүен тизләтү өчен үсентеләрнең очын чеметеп өзәргә, йод эремәсе бөркергә (10 л суга 30 тамчы), тукландырмаска, су сипмәскә (туфрагы бик кипшерсә генә  аз-маз сипкәләргә), помидорларына кадәрге барлык яфракларын өзеп ташларга кирәк. Ачык туфрактагы үсентеләрне төнгә каплагыз.  Ә инде фитофторозга каршы биофунгицид кулланырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре