Яшелчәне ике көнгә бер мәртәбә җыеп торырга кирәк. Сабакларында картайганнарын калдырмаска. Саргайган, шулай ук аскы яфракларын өзеп, төбен уңдырышлы туфрак белән бераз гына күмеп куегыз. Болай эшләгәндә, яшелчә өстәмә тамырлар җибәрәчәк. Черемә яки кипкән үлән белән мүлчәләгез.
Августта төнге сәгатьләрдә салкынча була, шуңа да үсемлек туфрактагы туклыклы матдәләрне начар үзләштерә. Шуңа күрә җәйнең соңгы аенда төбенә сибеп ашлаудан мәгънә юк. Аның каравы яфраклары-сабакларын бер тапкыр тукландыру үсемлекне көчәйтеп җибәрәчәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина салып, эремәне үсентегә бөркергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез