– Фидарис белән матур гына гаилә кордык. Икебез дә бер авылдан без. Бер-бер артлы кызларыбыз – башта Ләйсән, аннары Айзилә туды. Алардан соң карында чакта ике бәбиемне югалттым. Күңелемдә шушы балалар өчен ятимнәрне алыр идем дигән нәзерем бар иде. Еллар узгач, без аны үтәдек, – дип сөйли Гөлназ. – Ирем белән киңәшләшкәч, Әлмәткә балалар йортына киттек. Урында гына ятып торучы бер баланы күрсәттеләр. Авыл җирендә авыру бала белән авыр булыр, эшлисе дә бар, хуҗалык та зур, дип риза булмадым. Ә аннары хастаханәдә 8 айлык ике баланы күрсәттеләр. Алучы булмаса, аларны ятимнәр йортына җибәрәчәкләр икән. Тәвәккәлләдек.
Игезәкләр Камил белән Камилә исемле була. Әниләре эчкәнгә, аларны гаиләдән алган булалар.
– Камилә шук булса да, Камил хәлсезрәк иде. Алар безгә тиз ияләнде. «Әти», «әни» дип телләре ачылды. Ул чакта, бала алдым дип, декретта утырулар юк, мин эшкә чыктым, балаларны апалары карады. Кызларым аларны үзләренең туганнары дип кабул итте, без дә бер дә аермадык. Киресенчә, аларга яратуыбызны күбрәк бирдек тә кебек. Кешедән ким булмасыннар, матур киенсеннәр, тәмле ашасыннар, дидек. Ул чакларда тормыш җиңел түгел иде. Колхозда акча бирмиләр, ә яшәргә кирәк. Бала алган өчен түләнә торган акча да бик аз иде. Шунда бер авылдашыбыз, акчасы өчен бала алганнар, дип йөрәкне телгәләде. Ятим бала үстерүчеләр мине яхшы аңлар, аны акча өчен дип кенә берничек тә алып та булмый, үстерә дә, ярата да алмыйсың, – ди Гөлназ. – Без бу балаларны үзебезнеке итеп рәсмиләштерәсе идек. Барып чыкмады. Алып үстергән икәнне әйтмәсәк тә, чамалыйлар иде. «Ник безнең фамилияләр төрле?» – дип тә сорадылар. Төрлечә хәйләләргә тырыштым. Әле кечкенә иделәр. Ә 10 яшьләрендә мәктәптә «сез бит детдом балалары» дип әйтеп кайтардылар. Йөрәкләре нык яраланды. Шуннан соң дөресен сөйләп бирдек. Аңа карап безнең арадагы хисләр сүрелмәде. Тапкан әниләре 2007 елда вафат булды. Камил белән Камилә интернеттан тагын бер туганнарын эзләп тапты. Әтиләре башка, әниләре бер аларның. Тагын бер апалары бар хәзер. Аралашып торалар. Ул кыз да бик акыллы булып үсеп җиткән, мәктәпне «бишле»гә генә тәмамлап, белем алган, инде хәзер кияүдә. Әниләре ягыннан әби-бабаларын да эзләп таптык. Кунакка да йөрештек. Балаларыбыз барысын аңлап, белеп үсте.
Камил гел әтисе янында, Камилә исә әнисенең итәгеннән дә төшми. Апалары исә иркәләп кенә үстерә аларны.
– Балаларга барысын да әйбәтләп аңлатырга тырыштык – тәрбиянең төп кагыйдәсе шул булды. Ачуланудан, кычкырудан файда юк. Шулай да бер тапкыр Камилне кычыткан белән куркыттым. Ул безгә әйтмичә, су коенырга китә иде. Ә бит эзлисең, суга батар, дип тә куркасың. Кат-кат әйтеп караганнан соң, берсендә кулга кычыткан алдым, – ди Гөлназ ханым. – Шөкер, балаларым рәхмәтле булып үсте. «Әти-әни» дип кенә торалар. Фидарис миннән дә йомшаграк ул. Балаларны бик яратып үстерде. Әле дә алар өчен нишләргә белми. Балаларымның барысы да бер тигез. Гомеремдә дә аларны аерып карамадым. Алар бездән күреп үсә. Бөтен эшне бергәләп эшләргә, бердәмлеккә өйрәттек. Камиләм кияүгә чыкты. Бер айдан оныгыбыз туачак. Ул баланы шундый көтәбез инде. Кияү белән матур гына яшәгез, дибез.
Камил исә армиядән кайтып, 6 ай торгач, контракт төзеп, СВОга китеп барган.
– Белми дә калдык. Моны ишетү җиңел булмады. Әмма ни булса да, мин һәрвакыт баламның фикерен тыңлап, аның һәр адымын хуплап торам. Ул үзе шулай теләгәч, каршы килеп буламы соң? Бер генә теләгем бар: исән-имин булып, яныма кайтса иде. Ана догасының кабул булмый калганы юк әле. Аллаһы Тәгалә минекен дә ишетер дип ышанам. Исән генә йөрсен, яныбызга үз аякларында кайтсын. Карынымда йөртмәсәм дә, йөрәгемдә йөрткән бала ул. Улымның үз тормышы инде. Тиздән балалары туачак. Хатыны кайтып йөри. Ул да безнең бала инде хәзер. Йөрәгемә бар дөнья сыя, – ди Гөлназ. – Әле бу араларда җитәкчеләр бусагасын таптаган чагым. Камил белән Камиләгә тиешле фатирны ала алмыйбыз. Законнарны белеп бетермибез шул. Аларны 14 яшендә үк фатир алыр өчен исәпкә куясы булган. Мин районга бардым, андагылар миңа исәпкә куябыз, дип телдән генә әйтте, әмма ул эшләнмәгән икән. Шул сәбәпле Казанга ук бардык. Фатир тиеш, диделәр. Актанышта төзелми, Чаллыга чиратка куелмаган. Аптыраштык инде. Ул балаларга тормыш итү җиңел түгел. Кеше фатирын яллап яшиләр. Инде кая гына язмадык. Төгәл җавап кына ишеткән юк. Үземә сорамыйм бит югыйсә, тиешен генә сорыйм. Ничек тә фатирлы итәргә иде балаларны.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез