Газетага язылу

Кайбычка «Кичке уен»га чакыралар

15 август көнне 15.00 сәгатьтә Кайбычта «Кичке уен» республика фестивале узачак. Анда республиканың Апас, Буа, Арча, Кукмара кебек унлап районыннан һәм күрше Чувашия, Мари Эл республикаларыннан иҗат коллективлары катнаша.

Кайбычка «Кичке уен»га чакыралар

«Татар халкында да, башка милләтләрдә дә кичке уеннар элек-электән булган һәм анда аеруча яшьләр күңел ачкан, аралашкан, танышкан. Менә шул гореф-гадәтләрне дәвам итеп хәзер «Кичке уен» фестивале Кайбыч районында оештырыла. Ул ел саен үтә. Узган ел гына да өч меңләп кеше катнашты. Иҗат коллективлары саны да арта», – дип белдерде журналистларга матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова.

  Кайбыч – күпмилләтле район. Шуңа күрә «Кичке уен» фестивале дә төрле милләтләрне берләштерәчәк. Аларга үз гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын, мәдәниятен күрсәтү өчен мәйданнар булдырылачак. «Бу көнне Кайбыч бистәсенең үзәк урамы машина хәрәкәте өчен ябыла. Чөнки урам буйлап гармунчылар татар халык җырларын башкарып узачак. Алга таба аларга рус, чуаш, мари, керәшен халыкларының иҗат коллективлары да үз моңнары белән кушыла. Бу – бик матур күренеш», – ди Кайбыч районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова. 

  Фестивальдә милли уеннар, кызыклы конкурслар каралган. Шулай ук төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган «Зәлидә биюе» дә үткәрелә. Ул, дуслык биюе буларак, фестивальгә килгән һәркемне берләштерә. Тагын бер күңелле тамаша – «Самавыр кайнату күренеше». Әлеге кызыклы конкурсны Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова оештыра. «Һәр район үз җирлегендә үскән үләннәрне алып килеп, самавырда су кайнатып, чәй пешерә. Кемнең самавыры беренче кайный? Кайсы районда нинди үләннәр үсә? Кайсы районның самавыры ялтырый төшә һәм ничәнче елларга карый? Монда барысына да игътибар итәчәкбез. Элек-электән самавырдан туган-тумача, күрше-күлән җыелып чәй эчү матур гадәт булган», – ди Динә Латыйпова.

«Кичке уен» фестиваленә артистлар да чакырулы. Алар арасында Айдар Рәкыйпов, Нурзадә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алинә Давыдова бар.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре