Газетага язылу

Уф, эссе... Табиб Зөлфия Мифтахова организмны суыту ысулларын атады

Августка керсәк тә, көннәр эссе тора әле. Гомуми практика табибы Зөлфия Мифтахова организмны суытуның гади генә берничә ысулын тәкъдим итте.

1. «Тылсымлы» нокталар. Беләзеккә, терсәкнең эчке өлешенә, колак артларына бөтнек яки цитрус мае өстәлгән су сөртеп куегыз. Бу урыннарда кан тамырлары тән тиресенә бик якын урнашканлыктан, су, парга әйләнеп, организмны тиз генә суыта.  Әлеге ысулның файдасы җилләткечнекеннән дә күбрәк хәтта! Майларыгыз юк икән, шушы урыннарны һәр ярты сәгать саен  салкын су белән чылатып торырга мөмкин.

2. «Дөрес» эчемлек. Эсседә боздай салкын эчемлектән баш тарту хәерле. Ник дигәндә, организм суыкны куркыныч буларак кабул итеп, эчтән «җылына» башлый. Шулай итеп, кирәкмәгәнгә энергия сарыф итә. Бөтнекле кайнар яшел чәй яки лимонлы җылы су эчү яхшырак. Бер йотым кайнар чәйдән соң бер-ике минут узуга, организмга җиңелрәк булып китә, чөнки җылылык алмашы тигезләнә.

3. Боз тәэсире. Кичләрен бөркүлектән күзегезгә йокы кермәсә, йокларга ятканчы, бер-ике боз шакмагын кечкенә генә сөлгегә төреп, мендәрегезгә куегыз (тукымасын суыту өчен). Яисә карават янына боздай салкын су куегыз. Болай эшләгәндә, бүлмә температурасы берникадәр төшәчәк.

4. Туклану. Эсседә күбрәк яшелчә салатларына өстенлек бирергә тырышыгыз. Сүз уңаеннан, кыярның 95 проценты судан тора һәм сусауны бик әйбәт баса.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре