Бала хакы. Акча кемгә һәм күпме тиеш?

Майда бакча эшләре белән акча турында онытып җибәрмәгез. Билгеле булганча, узган елның язында илдә 8дән алып 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләргә яңа төр пособие гамәлгә керде. Әлеге акча бер елга билгеләнгән иде һәм ул озайтылмаячак, дип кисәтә белгечләр. Шуңа күрә бу пособиене алга таба да алырга теләүче әти-әниләргә кабат гариза язарга кирәк. Быел балалар өчен түләүләргә бәйле үзгәрешләр дә бар. Акча кемгә һәм күпме тиеш?

8дән алып 17 яшькә кадәр балаларга айлык акча Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча узган елның 1 маеннан гамәлгә керде. Дөрес, әлеге акчага аз керемле гаиләләр генә дәгъва кыла ала. 8дән 17 яшькә кадәр балаларга пособие рәсмиләштерү өчен гаиләнең айлык кереме, пенсия, стипендия һәм башка төр түләүләрне дә кертеп, җан башына төбәктәге яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Быелның 1 гыйнварына Татарстанда әлеге күрсәткеч 12219 сум тәшкил итә. Пособие билгеләгәндә гаиләдәге күчмә һәм күчемсез милеккә дә бәя бирелә. Мәсәлән, әти белән әни икесе ике машинада җилдерсә, аларга пособие юк. Ә гаиләгә туры килгән квадрат метрларны санаганда, өчтән бер һәм аннан да күбрәк өлеше шәхси милек булып саналган торак исәпкә алына. Ул яңа туган баланыкы булса да.

Пособиенең күләме дә аерыла. Акча гаиләнең керемнәреннән чыгып, төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә билгеләнә. Гади тел белән әйткәндә, бүген әлеге төр пособиене алучылар бер балага күп дигәндә 11852 сум акча алырга мөмкин. Дәүләт ярдәме гаиләдәге һәр балага аерым түләнә. Узган елның 1 маеннан Пенсия фондына юллый башлаган гаризаларны кабат җибәрергә вакыт җиткән дә инде.

– Гадәттә, пособие, субсидияләрне озайту вакыты килеп җиткәч, Дәүләт хезмәтләре порталына яки электрон почтага бу хакта хат килә торган иде. Бу юлы сәлам бирүче дә булмады. Башка эшләр белән социаль фонд бүлекчәсенә баргач, очраклы рәвештә генә белеп, пособиегә кабат гариза яздым, – ди Яшел Үзән районының Күгеш авылында яшәүче дүрт бала әнисе Зәмирә Джороева.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, бу хакта «сәлам хаты» килгәнне көтеп утырырга кирәкми.

– Әлеге төр пособие бер елга билгеләнә. Аны алга таба алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яки күпфункцияле үзәк яки социаль фонд бүлекчәсенә килеп гариза язарга кирәк. Моны һәр әти-әни үзе хәл итә, – диде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандрова.

Быел балаларга пособие рәсмиләштерү өчен гариза язуга бәйле үзгәрешләр дә бар. Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан илдә йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә бердәм пособие гамәлгә керде. Ул моңарчы гамәлдә булган алты төрле түләүне, шул исәптән 8дән алып 17 яшькә кадәр балаларга пособиене дә берләштерде. Бер гариза ярдәмендә әллә ничә төрле түләүгә дәгъва кылып була, кыскасы.

– Тик киресе килеп чыкмасмы? – дип шикләнә Казанда яшәүче Гөлназ Шәйхетдинова. – Икенче улыма узган елның көзендә өч яшь тулды. Аңа 3тән алып 8 яшькә кадәр пособие рәсмиләштердем. Бер елга исәпләнгән акча быелның сентябренә кадәр киләчәк әле. Тик менә хәзер олысына бердәм пособиегә гариза язгач, мин эшкә чыгу сәбәпле, пособие түләүдән баш тартсалар, кече балага тиешле айлык акча да юкка чыкмасмы?

Болай дип фикер йөртүче әниләрне Социаль фондта тынычландырдылар.

– Бердәм пособиене гаиләдәге бөтен балаларга да бер үк вакытта (бу очракта моңарчы билгеләнгән айлык акча туктатылачак һәм бердәм пособие түләнә башлаячак. – Ред.) һәм һәр балага аерым рәсмиләштерергә дә мөмкин, – дип аңлаттылар фондның матбугат хезмәтендә. – Мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталы аша бер генә балага документлар җибәрергә телисез икән, анкетада шул баланы гына күрсәтергә кирәк. Шәхси кабинетта кирәкле бөтен мәгълүмат бар инде, моның өчен тиешле урында тамга кую да җитә.

Былтыр 17 яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерү өчен гариза тапшырган көннән дүрт айга артка чигереп, гаиләнең бер еллык керемен исәпләсәләр, хәзер бер айга гына артка «атлыйлар». Ягъни документларны бу айда тапшыручыларның 2022 елның мартыннан алып 2023 елның февраленә кадәр булган керемнәрен тикшерәчәкләр. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел Татарстанда бердәм пособие түләүгә 18,7 миллиард сум акча тотылачак. Аның 11,2 миллиард сумы федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Түләүне 150 мең чамасы кеше алачак дип көтелә. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә әйтүләренчә, гыйнвар башыннан бирле республикада яшәүче 50 меңгә якын йөкле хатын-кыз һәм 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр бердәм пособиегә гариза тапшырган инде.

 

Гаиләнең уртача керемен ничек исәпләргә?

Мисал итеп, Казанда яшәүче дүрт кешелек Галиевлар гаиләсен алыйк. Бер түбә астында әтисе, әнисе, 19 яшьлек студент кыз һәм 10 яшьлек малай яши. Аларның бер фатирлары һәм бер машиналары бар. Бу таләпләргә каршы килми. 2022 елның мартыннан 2023 елның февраленә кадәр әти – 500 мең, әни – 250 мең, студент кыз (стипендия рәвешендә) 15 мең сум акча алган. Әнә шуларның барысын бергә кушабыз да, бер елдагы айлар санына карап, уникегә, аннары дүрткә бүләбез. Нәтиҗәдә 15937 сум килеп чыга. Бу – гаиләнең бер айлык кереме. Ә ул Татарстанда җан башына туры килгән уртача керемнән зуррак. Димәк, Галиевлар бердәм пособиегә өмет итә алмый.

 

Татарстанда бердәм пособиенең күләме (сумнарда)

  Яшәү минимумының

50 проценты

Яшәү минимумының

75 проценты

Яшәү минимумының

100 проценты

Йөкле хатын-кызларга 6659,50 9989,25 13319
Балаларга 5926 8889 11852

Россия Социаль фондыннан

 

Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү