Газетага язылу

Борчулы «кунак»: цистит турында нәрсәләрне белеп тору кирәк?

Илдә ел дәвамында аның белән авыручылар саны 30 миллионнан артып китә һәм ул ирләргә караганда хатын-кызларда күбрәк очрый. 10% очракта хроник формага күчә. Сүзебез цистит турында. Аңа бәйле нәрсәләрне белеп тору кирәк?

Борчулы «кунак»: цистит турында нәрсәләрне белеп тору кирәк?
Фото: ясалма фәһем

 

Сәбәбе нидә?

Цистит белән хатын-кызлар гына авырый дип ишетергә күнегелгән, әмма ул ирләрне дә аямый.  Бик  киң таралган сидек юлы авыруларының берсе булган цистит белән интегүгә күп очракта escherichia coli эчәк таякчыгы сәбәп була. Нечкә җирдәге әчетү, эчнең аскы өлешендәге авырту, бертуктамый бәдрәфкә йөрисе килү теләге тудырган авыру сидек куыгының лайлалы тышчасы ялкынсынудан килеп чыга. Көннәр суытып,  көзгә яки кышка кергәндә ул аеруча еш очрый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча цистит бала табу яшендәге хатын-кызларның – 10–15 процентында, менопауза чорына кергән ханымнарның 20 процентында очрый.

Ирләрне дә үз итә

Күп очракта циститның сәбәбен туңуга бәйлиләр. Монда өлешчә хаклык бар, чөнки туңганда кешенең иммунитеты какшый. Шунлыктан организм авыруларга тизрәк бирешә. Әмма циститның төп сәбәбе – инфекция. Хатын-кызның оча сөяге үзенчәлекле. Шуңа бәйле рәвештә, сидек куыгына илткән юл да кыскарак. Бу исә бактерияләргә җенес органнарына туры юлны ача. Шул рәвешле әлеге авыру нәфис затларны «ярата». Ул шулай ук иммунитеты какшаган, простатиттан интеккән ир-атларны да аямый.

Ничек котылырга?

Циститтан антибиотик кына коткара дип, үз белдеге белән даруга үрелүчеләр еш очрый. Әмма авыруны дәвалауны бары тик  табиб кына хәл итәргә тиеш. Ул циститның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклап, дәвалау курсын сайлаячак. Аны ялкынсынуга каршы кулланыла торган, табигый яки бактериаль чаралар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин. Циститның иң авыр чорында – антибиотик, хроник формага күчкәндә составында үләннәр  булган дарулар белән дәвалыйлар.

Әлеге авыруны халык медицинасы чаралары ярдәмендә җиңәргә тырышучылар да бар. Әлбәттә, цистит белән авырганда андый алымнар да кулланалар. Үләннәрдән ясалган төнәтмә, ванналарны дәвалау курсына өстәмә рәвештә генә кулланырга киңәш ителә. Авыруны тулысынча халык медицинасы чаралары ярдәмендә генә җиңеп булмый. Цистит вакытында халык медицинасы белән артык мавыгып китү, инфекциянең корсак куышлыгына кадәр таралуына сәбәп булып, бөер ялкынсынуга (пиелонефрит) кадәр китереп җиткерергә мөмкин.

Бу чир җенси юл белән дә күчә ала.  

Саклану кирәк

Циститтан саклану өчен кайбер гап-гади киңәшләрне истә тотарга кирәк.

  – Һава торышына карап киенегез. Тәүлек эчендәге температураның кискен үзгәрүләре чорында туңудан, шулай ук эсселәгәннән соң туңудан сакланыгыз.

  – Көн саен ким дигәндә ике литр чиста су эчегез.

  – Стресстан сакланыгыз, йокы режимына игътибарлы булыгыз. Болар барысы да иммунитет какшауга китерә.  

  – Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә 45 минут саен 5–10 минут ял итеп алу гадәтен кертү файдага булыр.

  – Дөрес туклану бик мөһим. Ачы, тозлы, маринадланган, кыздырылган ризыклар кулланмаска тырышыгыз.

  – Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, эчке киемне көн дә алыштырырга онытмагыз.

  – Кече йомышны башкармыйча сузып йөрмәгез, җенси мөнәсәбәтләрдә саклану чаралары куллану зарур.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре