Күп балалы гаиләләргә нинди дәүләт ярдәме каралган?

Соңгы елларда бала табучыларга дәүләттән күп кенә ярдәм күрсәтелә башлады. Иң мөһиме – тап кына! Телгә кергән “яшьләр ашыкмый“ дигән сүзне кабатларга яратсак та, өч балалы гаиләләр арта бара. Кем әйтмешли, бәби табарга курыкмый башладык!

Бер бүлмәгә  өч малай сыямы?

Казанда яшәүче Нуриевлар дүрт бала тәрбияли. Ландыш дүрт малай янына бишенчегә кыз алып кайту турында да хыяллана.
– Гаиләдә биш кыз үстек. Апа­ларның киемнәрен киеп үссәм дә, мин бик бәхетле идем. Үскәч, үзем дә күп бала табу турында хыялландым. Миңа – 41 яшь. Әле мин бәби табарга җыенам, – ди Ландыш ханым. – Тик тормыш хыяллардан гына тормый. Беренче улыбыз туганда кеше фатирында яши идек. Иремнең эш урыныннан 18 кв метрлы бер бүлмә бирделәр. Икенче улыбыз туды. Шуннан соң иремә вакытлыча торыр өчен бер бүлмәле фатир бир­деләр. Шунда өченче улыбыз туды. Анда ничек өч егет үстермәк кирәк? Биектау районыннан арзан гына бәягә җир кишәр­леге алып, йорт сала башладык. Хәзер шунда яшибез. Дүртенчесен шунда алып кайттык. Ышанасызмы икән, мин балаларым өчен беркайдан да акча сорап йөрмәдем. Кулымда ана капиталы гына бар. Әлегә нишләтергә дә белмим. Өченче балага тиешле җиргә дә гариза язмаган. Иң мөһиме: сабыйлар авырмасын, калганы була аның.
Ирина Лапаева исә өченче баласын җир өчен алып кайтканын яшерми.
– Ике бала үстерү турында хыялланган идем. Дәүләт ярдәм күр­сәтә башлагач, өченчесен дә таптым. Үзе­мә тиешле ташламаларны кулланам, дәүләт биргән пособие­ләрне алам. Тормыш авыр, дип утырып бул­мый, өченче балага биргән ки­шәр­лектә йорт салып чыктык. Хәзер Биектау районында яшибез, – ди ул.

Миңа – Шәймиевнеке, сиңа – Путинныкы

Үз йортын салмаган кешеләргә дәүләт ипотека ярдәме күрсәтә. Татарстанда балаң туганчы, социаль ипотека программасы буенча фатирга чиратка бассаң, сабый дөнья­га килгәч, 200 мең сумлык ташлама ясала. Халык телендә “Шәймиев акчасы” дип йөртәләр аны. Ипотека бурычын ана капиталы ярдәмен­дә дә киметергә мөм­кин. Хәзер Россия күләмендә дә ярдәм бар. Күп балалы гаиләләргә ипотеканы 6 процент белән алырга мөмкин. Моннан тыш, әҗәтне каплау өчен 450 мең сум өстәмә акча түләнә. Анысына өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләр өметләнә ала. Мондый акчаны бер мәртәбә генә алып була.
Шунысы да бар: ипотека 2023 елның 1 июленә кадәр алынган булырга тиеш. Әлеге шартлар Рос­сия җирлегендә алынган ми­леккә генә кагыла. Бу фатир, шәх­си торак йорт яки өй салу өчен сатып алынган җир кишәрлеге булырга мөмкин. Акчаны алу өчен, кредит биргән банкка мөрәҗәгать итәсе.

Миңнехановныкы да бар

Татарстанда өч һәм аннан да күб­рәк балалы 35 мең гаилә яши. Президент Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан аларга өстәмә ярдәм күрсә­теләчәк.
– Балалы гаиләләр өчен Татарстан бюджеты чыгымнары 21 процентны, ягъни 77 миллиард сумны тәшкил итә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителә. Шундый ук гаиләләрдә яшәүче 3 яшькә кадәр­ле балага дарулар сатып алу өчен 10 мең сумлык электрон сертификат бирелә, – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдәге һәр әгъзаның керемен яшәү минимумы белән тигезләү өчен, 2020 елның 1 гыйнварыннан пособие кертеләчәк. Яңа елдан соң аз керемле 627 гаиләгә, һәр кеше исәбеннән, ай саен 4 мең сумнан артык акча. Без мондый демографик чаралар балалы гаилә­ләр­гә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Ярдәмне ничек алырга?

Татарстанның атказанган артис­ты Лилия Муллагалиева гаилә­сен­дә дә дүрт бала. Күп балалы гаилә ягъни. Тик Лилия хөкү­мәт­кә түгел, бары үз-үзеңә таянырга куша.
– Элек ирем дәүләт оешмасында эшләгән иде. Хәзер үз эше бар. Нәр­сә­гә булса да документ җыя башласак, иремнең дәүләт оешмасында эшләмәвен сәбәп итәләр. Аз керемле дип тә ташлама алып булмый. Документны мең дә берне җыйдылар. Ә менә файдасы юк. Дөрес, икенче балабыз тугач, ана капиталы бирдел­әр. Аны ипотекага тоттык. Җиргә дә гариза яздык, тик әле бер хәбәр дә юк. Беләсезме, дүртенче балама ике көннән 6 ай була, әле минем аңа бер тапкыр да айлык пособие алганым юк. Документларын да тапшырган идем. Югалтканнар. Менә шуннан соң ничек ышанасың? Күп бала белән дә, бер бала белән дә иртәгәге көнгә ышаныч юк.
Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы күп балалы гаиләләргә тиешле барлык пособие, субсидия һәм ташламалар дәүләт һәм төбәк бюджетыннан тәэмин ителә. Мондый гаи­ләләр үзенә тиешле ярдәм­не алыр өчен, яшәү урынындагы социаль яклау бүлекләренә мөрәҗә­гать итәргә тиеш. Иң элек күп балалы икә­негезне раслаучы таныклык алырга кирәк. Пособиеләрне бер гаиләнең җан башына туры килгән уртача керемен исәпләп билгели­ләр. Әгәр керем яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаиләгә ташламалар тиешлеге турында белешмә бирелә.
Күп балалы гаиләгә коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта да ташламалар каралган. Мондый төр ярдәмне алыр өчен, әти яки әни кешегә торак-коммуналь хезмәт­ләр бүлегендә гариза тутырырга кирәк булачак. Шулай ук кулыгызда паспортларыгыз, туу турындагы таныклыклар, таныклык һәм белешмә булсын. Ташламаларны алу өчен тиешле документларны ел саен тапшырырга туры киләчәк.

Авылда тусаң, бай яшисең

Гадәттә, авыл кешесенең кәгазь эшеннән коты очып тора. Ә бит салада яшәүчеләргә дәүләт өстәмә ярдәм дә күрсәтә. Әгәр авылда яшәүче ир белән хатынга 30 яшь тулмаган икән, алар балалары туган очракта өстәмә 6шар мең сум акчага өметләнә ала. Шулай ук 25 яше тулмаган, авылда 3 ел яшәгән ха­тын-кыз беренче сабыен тудыргач, 50 мең сум күләмендә пособие ала. Икенчесенә, билгеле булганча, ана капиталы бар. Өченче сабыең­ны 29 яшеңә кадәр алып кайт­саң, тагын 100 мең сум бирәчәкләр.
Законы булса да, бу акчаны алу җиңел түгел икән.
– Мин – өч бала әнисе. Игезәк кызларым һәм улым бар. Өченче балам туганда миңа 29 яшь юк иде әле. Акчаны алу бер дә җиңел булмады. Авылда 2016 елда яши башласам да, пропискага 2017дә генә кергән идем. Шуңа күрә бу акчаны алыр өчен, суд юлында йөрергә туры килде. Башта авылда торганны дәлилләр өчен район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттек. Аннан Казанга ук барып җиттек. Документлар җыяр­га туры килде. Август башында соңгы суд булды. Мине, хаклы, дип таптылар. Баксаң, карарда теркәлү (прописка) түгел, яшәү (проживание) күрсәтелгән икән. Шәһәрдә яшәп, авылда теркәлгән хатын-кызларга исә җәфа чигәсе юк. Андыйларны да беләм, – ди Гөлсинә Шәрифуллина.
Кукмара районында яшәүче Гөлия Сәетгәрәева исә беренче баласына тиеш 50 меңне дә алган. Хәзер өченчесен көтә.
– Әниләр безне акча өчен дип тапмаган. Без дә шулай. Әмма би­рәләр икән, алырга кирәк. Нигә әле дәүләт ярдәм итеп торганда бала тапмаска? Әлегә күрсәткән ярдәмгә ышанып алып кайтабыз кайтуын, балаларны бит аны укытасы да, фатирлы да итәсе бар. Ни дисәк тә, бала тапкансың икән, аларның килә­чәге өчен дәүләт түгел, ата-ана җаваплы, – ди Гөлия.

Татарстанда балаларга күрсәтелә торган ярдәм
Күп балалы гаиләләргә:
-берьюлы өч бала туганда һәркайсына 10ар мең сум күләмендә акча,
-биш һәм аннан да күп бала үстерүчеләргә “Ана даны” медале һәм бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча,
-1,5 яшькә кадәр түләнә торган пособиегә ай саен 1 мең сум өстәмә,
-ТКХ өчен чыгымнарга 30 процент субсидия,
-6 яшькәчә балалар өчен даруга ай саен 131 сум акча,
-мәктәп укучылары һәм студентларга юл йөрү өчен ай саен 295 сум акча.
Ятимнәргә:
-балигъ булмаганнарга юл йөрү өчен ай саен 295 сум акча,
-студентларга 2019 елның 1 сентябренә кадәр – ай аен 891 сум, аннан соң – 930 сум стипендия,
-кием-салым, уку товарлары алу өчен көндезге бүлекне тәмамлаучыларга, укып бетергәч, бер тапкыр – 59 337 сум, студентларга ел саен шул мак­сатларда 25 289 сум бирелә,
-колледжларда белем алучылар өчен уку кирәк-яракларына елына бер тапкыр – 2693 сум, вуздагыларга – 6969 сум,
-туклану өчен колледждагыларга ай саен – 6 611 сум, вуздагыларга
7 618 сум бирелә (укыту программасына карап).
Аз керемле гаиләләргә:
-ай саен балага 16 яшькә кадәр яки ул укып бетергәнче – 321 сум, ялгыз анага 849 сум, хәрби хезмәттәгеләрнең балаларына, әнисе яки әтисе алимент түләмәүчеләргә 480 сум акча бирелә.
Бәби табарга җыенучыларга:
-йөклелек һәм бала табу буенча пособие;
-йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына исәпкә баскан өчен бер тапкыр бирелүче пособие;
-бала тапканнан соң, бер тапкыр бирелүче пособие;
-балага айлык пособие.

Авыл җирендә яшәүче әниләр, дәүләт ярдәмен алыр өчен,
нинди документлар җыярга тиеш?
гариза,
паспорт,
баланың туу турында таныклыгы яки уллыкка алу турында документ,
язылышу яки аерылышу турында таныклык,
йорт идарәсеннән 9 номерлы белешмә, ялгыз әниләргә 25 номерлысы кирәк,
ирегез яки хатыныгызның бу пособиене алмавы хакында белешмә,
банк реквизитлары,
эшләмәүчеләргә хезмәт кенәгәсенең күчерелмәсе.
Документларны районның социаль яклау бүлегенә тапшырырга кирәк.

Татарстанда авыл җирендә яшәүче хатыннарга тиешле түләүне беренче баласын тапкан – 2785, өченче баласын дөньяга китергән 541 хатын-кыз алган. Балалар туу буенча Актаныш, Аксубай, Арча, Апас, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Биектау районнарын үрнәк итеп күрсәтергә була. 2018 елда беренче баласын табучылар 39 процент булса, 219 елда инде ул 40 процентны тәшкил иткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү