Күрсәтелмәгән коммуналь хезмәтләр өчен акчаны кире кайтарып буламы? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыклады

Түләдең дә оныттың түгел. Белгечләр коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда аңлырак булырга киңәш итә. Югыйсә, күрше белән очрашкач, ут һәм су өчен бәяләрдән зарланып алабыз да, бетте-китте. Коммуналь түләүләрнең очына барыбер чыгып булмый, дип фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Белмимнең беләге авыртмыймы шунда. Күрсәтелмәгән коммуналь хезмәтләр өчен акчаны кире кайтарып буламы? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.

Идәннәре… чүп кенә

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди халык мәкале. Ике ел чамасы элек Казанның Идел буе районында урнашкан фатирга күченгәч, күпкатлы йорттагы подъезд идәннәренең чисталыгына, дөресрәге, әлеге чисталыкның булмавына тәмам аптырадык. Ай саен коммуналь хезмәтләр, шул исәптән гомуми кулланыштагы урыннарны карап торганнары өчен (подъезд идәннәрен юу да шунда керә. – Ред.) акча түлибез югыйсә. Тора-бара эшнең җаен таптык: ТКХ өлкәсендә халыктан гаризалар кабул итүче «Ачык Казан» онлайн сайты аша айга бер тапкыр «сәлам хаты» юлыйбыз да, иртәгәсе көнне үк идәннәрне юып китәләр.

Узган ел ахырында намуссыз идарәче оешмага каршы көрәш алымын үзгәрттек. Декабрь буе юылмаган идәннәрне атна саен фотога төшереп бардым да, гыйнварда счет-фактура килгәч, идарәче оешма җитәкчесенә кабул итүгә язылдым. Ниятем – күрсәтелмәгән хезмәт өчен исәпләнгән акчаны кире кайтару. Баксаң, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмага тиз генә эләгеп тә булмый икән. «Чиратка яздык. Ике атнадан соң килерсез», – диделәр телефонның теге очында. Сүз уңаеннан, декабрь түләвендә гомуми кулланыштагы урыннарны тәртиптә тоткан өчен генә дә 2300 сум язганнар. Җитәкче янына барырга теләвемне бик тиз сизеп алдылар. Мин чират көткән арада без яшәгән йортка яңа идән юучыны эшкә алганнар. Идарәче оешма вәкиле кесә телефонына юылган идән фотоларын ук төшереп җибәрде. Эшли беләләр икән, лә…

Үзебез битараф

– Ни кызганыч, күчемсез милек хуҗалары үз хокукларын белми, – ди «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов. – Ай саен килгән счет-фактураны түлиләр дә, шуның белән шул. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, гомумән дә, җыелышларда катнашмый. Шуңа күрә мондый җыеннарның нәтиҗәсе дә юк. Күчемсез милек хуҗаларының 1–2 проценты гына үз хокукларын белеп эш итә.

Калганнар дәшми-тынмый гына яши дип фикер йөртү дөрес түгел анысы. Белгеч әйтүенчә, былтыр ул җитәкләгән иҗтимагый үзәккә генә дә коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча 1800гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе түләү кәгазьләрендәге бәяләрдән риза түгел.

– Алдагы еллардан аермалы буларак, былтыр тарифлар ил күләмендә бер ел эчендә ике тапкыр – июль һәм декабрьдә артты. Шуңа күрә коммуналь түләү кәгазьләре сизелерлек кыйммәтләнде. Халык та борчуга төште. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәр икенчесен диярлек ут-су өчен исәпләүләр һәм тарифлар мәсьәләсе борчый. Күп очракта халык арасында аңлату эшләре җитми. Без бәйнә-бәйнә барысын да төшендереп бирергә тырышабыз. Көне-сәгате белән хәл итеп булмаган сораулар да бар, әлбәттә. Мәсәлән, капиталь ремонтка бәйле мөрәҗәгатьләрне ачыкларга вакыт кирәк. Бу мәсьәләдә идарәче оешмаларга, торак милекчеләре берләшмәләренә халык белән күбрәк эшләргә кирәк дип саныйм. Гап-гади мисал: подъезддагы игълан тактасына тарифларга бәйле үзгәрешләрне язып эләргә нәрсә комачау итә соң? Бу йортта фәлән елда капиталь ремонт булачак дип, алдан хәбәр итсәләр дә, төрле дәүләт оешмаларына шикаять язучылар саны бермә-бер кимер иде, – ди Дмитрий Романов.

Аның әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр тиешенчә яки гомумән күрсәтелмәвен раслау өчен шактый бусага таптарга туры киләчәк. Моның өчен кулда дәлилләр булуы зарур. Акчаны фәкать милек хуҗасы гаризасы нигезендә генә кире исәпли алалар, дип тә искәртте ул.

– Еш кына кыш көне өйдә салкын дип зарланалар. Ә моны ничек дәлилләргә? Мәсәлән, күпкатлы йорттагы бөтен фатирларда җылы, ә берсендә температура 18 градустан да түбәнрәк икән, чыннан да, артык түләгән акчаны кире кайтарып бирергә тиешләр. Тикшерү нәтиҗәсендә бүлмәләрдә температура 18–20 градус чамасы булуы ачыкланса, ә бу шактый салкынча инде, монда бернинди канун бозу очрагы да юк. Әлеге күрсәткеч СанПиН нормаларына туры килә. Кыскасы, бу өлкәнең нечкәлекләре шактый, – ди иҗтимагый үзәк җитәкчесе.

Күрше йорт, күрше урамда яшәүчеләр белән чагыштырганда, безгә коммуналь хезмәтләр өчен акча исәпләгәндә «шыттыралар» дип фикер йөртүчеләрне дә тынычландырды ул. Бүген коммуналь түләү кәгазьләренең барысы да диярлек «Татэнергосбыт»ның Бердәм исәп-хисап үзәкләре аша уза. Биредә бөтен эш үзәкләштерелгән. Милек хуҗасы исәпләгеч күрсәткечләрен язып җибәрә дә, аңа гамәлдәге тарифлар нигезендә түләү язалар. Күпме ут һәм су тотсаң, шулкадәр түлисе, кыскасы.

Кемнәр түләми?

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, кулланучы биш көн һәм аннан да күбрәк өйдә булмаган очракта, коммуналь түләүләр өчен акчаны яңадан исәпләтә ала. Тик шунысы бар: бу – техник мөмкинлекләр булмау аркасында, торак бинада исәпләгечләр куйдыра алмаган милек хуҗаларына гына кагыла. Исәпләгечләр ватылу – ут һәм су өчен акчаны кире кайтаруга сәбәп була алмый. Шулай ук, йортны карап тору өчен кирәкле гомуми хезмәтләр өчен дә барыбер түләргә туры киләчәк. Исәп-хисап гаризаны кабул итеп алганнан соң, биш эш көнендә ясала.

Вакытлыча өйдә булмаганны раслап та күрсәтергә туры киләчәк. Мәсәлән, туганнарга яки эш буенча икенче шәһәргә китүчеләр гаризага юл билетын беркетә ала. Белгечләр өйдә исәпләгечләр урнаштыру өчен техник мөмкинлекләр булмавын дәлилләүче документларны да сорап алырга мөмкин. Исәп-хисап күп дигәндә алты айга ясала. Аннары гаризаны яңадан язарга туры киләчәк.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен исәп-хисап белән дә шул ук хәл. Ялга китү, хастаханәдә яту кебек сәбәпләр аркасында, вакытлыча өйдә булмаганны дәлилләп күрсәтә аласыз икән, чүп өчен түлисе дә юк. Бу мәсьәләдә 1 марттан яңалык та гамәлгә керәчәк. Эш шунда ки, илдә әлеге төр түләүнең тәртибе аерыла. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда аны фатирда яки йортта яшәүчеләр саныннан чыгып исәплиләр. Ә кайдадыр ул квадрат метр исәбеннән алына. Соңгыларына моңарчы чүп түкмәсәләр дә, исәп-хисап ясалмады. Быелның языннан бу мәсьәләдә һәркем тигез хокуклы булачак. Гаризаны идарәче оешмага яки каты көнкүреш калдыклары операторы белән турыдан-туры килешү булган очракта, чүп чыгаручыларга язарга кирәк. Милек хуҗалары чүп өчен түләүдән тулысынча азат ителми, дип тә кисәтә белгечләр. Сүз уңаеннан, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җан башыннан – 103 сум 93 тиен, шәхси йорт хуҗалары кеше саен 112 сум 74 тиен акча түли.

Бәясенә күрә сыйфаты

Билгеле булганча, коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр әле күптән түгел, узган елның 1 декабрендә артты. Республика күләмендә әлеге күрсәткеч уртача 9 процент тәшкил итте. Моннан ары коммуналь хезмәтләр 2024 елның җәендә генә кыйммәтләнәчәк. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе аның сыйфатына туры килергә дә тиеш.

– Мәсәлән, Бөгелмәдә яшәүчеләр өйдәге торбаларның бер караганда – җылы, икенче караганда суык булуыннан күпләп зарланды. Моңа бәйле кыенлыклар булуын җылылык белән тәэмин итүче оешма да раслады. Тик менә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә бу берничек тә чагылыш тапмаган. Әлеге мәсьәлә контрольгә алынды. Халыкка килмәгән җылылык өчен акчаны кире кайтарачаклар, – дип сөйләде Александр Груничев.

Ул тагын бер кат искә дә төшерде: коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, аларның вакытында күрсәтелмәве яки исәпләүләргә бәйле шикаятьләр булган очракта, иң элек коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчегә, ә алардан тиешле җавап булмаса яки ул канәгатьләндермәсә, Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитетына яки Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлеге мәсьәләне Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында да көн кадагында тоталар. Аннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр халыктан барлыгы 4337 гариза килеп ирешкән. Шуның яртысы диярлек коммуналь хуҗалык өлкәсенә бәйле. Барыннан да бигрәк, торак фонды һәм йорт тирәсен тиешенчә карап торуга бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк. Икенче урында – коммуналь хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәү. Халыкны күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонт мәсьәләсе дә борчый. Алдагы ел белән чагыштырганда, халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны 4 процентка кимүен дә әйткәннәр. Бәлки, аңлырак була башлаганбыздыр.

…Сүзне подъезд идәннәреннән башлаган идек бит. Эшне аңлатып, фотоларны да күрсәткәч, идарәче оешма җитәкчесе коммуналь хезмәтләр чыннан да тиешенчә күрсәтелмәвен раслады. Димәк, пычрак идәннәр өчен түлисе булмаган. Акчаны кире кайтарырга вәгъдә иттеләр. Менә шундый сабак!

Белеп торыгыз!

Татарстан Тарифлар буена дәүләт комитеты хәбәреннән

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү