Чечня парламенты, үз Конституциясенә төзәтмәләр кертеп, төбәк башлыгының яңа атамасын раслаган

Чечня Конституциясенә төзәтмәләр кертелгән. Аларны кичә республика парламенты 40нчы утырышы барышында бертавыштан раслаган. Документта, аерым алганда, төбәк башлыгының чечен телендәге атамасы (“Мехк-Да”) аныклана, дип хәбәр иткән парламент рәисе Мәхәмәд Даудов.

“Әлеге үзгәрешнең максаты – төбәк башлыгының чечен телендәге, ә ул Чечня Республикасының дәүләт теле булып тора, вазыйфасы атамасын куллануда бертөрлелекне билгеләү”, – дип язган Даудов телеграм-каналында.

Республиканың Төп законы шулай ук Чечня башлыгының республика Конституциясе, кеше хокуклары һәм ирекләренең гаранты булып торуын, шулай ук аңа республиканың иминлеген, территориаль бөтенлеген, анда яшәүче халыкның тынычлык-татулыгын тәэмин итү чараларын күрү вәкаләтләрен билгели.

Моңа кадәр Даудов, республика башлыгы атамасын үзгәртү планнарын аңлатып, “Мехк-Да” төшенчәсенең Чечня халкы арасында тарихи төшенчә булып торуын һәм ул “республиканың югары вазыйфаи заты” буларак тәрҗемә ителүен әйткән. Аның әйтүенчә, бу атама башлык мәгънәсен, үз халкы өчен җаваплы җитәкче мәгънәсендә, бик төгәл бирә.


Фикер өстәү