Казанда Чечня мәдәнияте көннәре башланды

11-13 майда Татарстан башкаласында Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында Чечня мәдәнияте көннәре узачак.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы Айшат Кадыйровадан тыш Казанга килгән кунаклар арасында Чечен Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле, Хөкүмәт рәисе урынбасары Бекхан Таймасханов, Чечняның туризм министры Муслим Байтазиев, Чечен Республикасының мәдәният министры киңәшчесе Екатерина Гринческая бар.

Чечня мәдәнияте көннәре кысаларындагы чараларга килгәндә, 12 май 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Чечня музееның «ХІХ—ХХІ гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачылачак. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә Грозный шәһәренең Лермонтов исемендәге рус драма театры Камал театры сәхнәсендә «Волки» спектаклен тәкъдим итәчәк. 13 май 18.30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә Чечня сәнгать осталары концерты көтелә. Кичәдә Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясенең халык музыкасы ансамбле, «Вайнах» бию ансамбле һәм балалар симфоник оркестры чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү