«Эрмитаж-Казан» үзәгендә чечен сәнгате күргәзмәсе эшли башлады

12 майда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Чечня музееның «ХІХ–ХХІ гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Башкала халкы һәм кунаклары 13 июньгә кадәр 100дән артык сәнгать әсәре белән таныша алачак.

Араларында чечен рәссамнарының төрле стиль һәм жанрда ясалган картиналары, хатын-кыз һәм ир-атларның традицион киемнәре, зәркән эшләнмәләр, милли орнаментлы келәмнәр һәм башкалар бар. «Биредәге һәр экспонат чечен халкының рухы һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйли», – диде Чечен Республикасы музееның генераль директоры Залина Мамаева күргәзмә ачылышында.

Ачылыш тантанасында Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова һәм Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты.

— Минем өчен бу аралашу бик мөһим. Безнең халыкларны берләштерүче уртак башлангыч бар – ул Коръән. Дөньяга карашыбыз да, традицияләребез дә нәкъ менә аңа бәйләнгән. Миңа калса, мәдәният – безнең халыкларга алга атларга, киләчәген төзергә ярдәм итә торган мохит. Киләчәктә Чечен Республикасы белән хезмәттәшлек итәр өчен ниятләребез зурдан, – диде Әюпова.

Күргәзмә Айшат Рамзан кызы катнашындагы чечен мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган.


Фикер өстәү