Песков Финляндиянең НАТОга керүе Россиягә куркыныч тудыруы хакында әйтте

Финляндиянең НАТОга керүе Россиягә куркыныч тудыра, чөнки альянсның Россия чикләренә якынаюы Евразия континентының тотрыклылыгын арттырмый. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков РИА Новости агентлыгына шулай дип белдергән.

«Без инде күп тапкырлар әйтә килдек: НАТОның киңәюе һәм альянс хәрби инфраструктурасының безнең чикләргә якынаюы тынычлык алып килми, ә иң мөһиме безнең Евразия континентын тагын да тотрыклырак итми һәм иминлеген көчәйтми. Бу — бәхәссез», – диде Кремль вәкиле.

Украинада махсус операция башланыр алдыннан күрше илләрнең НАТОга керү ихтималы исәпкә алындымы, дигән сорауга Песков вакыйгалар үсешенең барлык вариантлары да «һәрвакыт тикшерелә һәм анализлана» дип җавап бирде.

Финляндия Президенты Саули Ниинисте һәм Хөкүмәт башлыгы Санна Марин элегрәк уртак белдерүдә альянс сафларына кушылу илнең иминлеген ныгытачак, шунлыктан кичекмәстән заявка бирергә кирәк, дип искәрткән иде.

Финляндия һәм Швеция РФ Президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәннән соң күпьеллык нейтралитеттан баш тарту һәм НАТОга керү мөмкинлеген карарга кереште. НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг әлеге илләргә оешмага тиз арада керергә мөмкинлек биреләчәк, дип белдерде.


Фикер өстәү