Путинның матбугат секретаре Пригожинның кайчан һәм кайда җирләнәчәге турындагы сорауларга җавап бирде

“Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожинны җирләү турында мәгълүматлар әлегә юк. Бизнесменның туганнары тиешле карар кабул иткәннән соң гына бу хакта хәбәр ителәчәк.  Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән, дип яза ТАСС.

“Җирләү турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк, шуңа күрә бу хакта берни әйтә алмыйм. Тиешле караргә киленгәч кенә хәбәр пәйда булачак, дип уйлыйм. Мондый карарны гадәттә мәрхүмнең туганнары кабул итә”, – дигән Президентның матбугат секретаре.

Песков, Путин Пригожинның мәрәсименә киләчәкме, дигән сорауга, әлегә мәрхүм белән хушлашуның ничек, кайда һәм кайчан узачагы мәгълүм түгел, дип җавап биргән. “Шуңа күрә бу сорауга җавап биреп булмый әле”, – дигән ул.

Моннан тыш Кремльнең рәсми вәкиле белдергәнчә, Владимир Путин Пригожинның гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрмәячәк, чөнки ул Донецк халык республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Денис Пушилин белән очрашуда кайгы уртаклашкан инде. Песков аңлатып үткәнчә, ул чагында экспертиза әле дәвам итсә дә, хакимияттәгеләр һәлакәткә юлыккан самолетта кемнәрнең булганлыгын белгән. Пассажирлар исемлеге һәм башка материаллар Пригожинның һәлак булуын дәлилләгән, дип йомгак ясаган сүзенә Дмитрий Песков.

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Тикшерү комитеты Тверь өлкәсендә Embraer самолеты һәлакәтендә нәкъ менә Пригожинның гомере өзелүен рәсми төстә раслаган. Моны молекуляр-генетик экспертиза күрсәткән.


Фикер өстәү