Газетага язылу

Татарстан республикасында җылы көз дәвам итә

Бүген, 26 октябрьдә, Татарстан территориясендә антициклон йогынтысы аркасында явым-төшемсез, коры һава торышы саклана. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төште.

Республика буенча төнлә һава температурасы +1...-4 градус, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -7...-8 градуска кадәр түбәнәйде. Көндез исә һава, сизелерлек җылынып, +9...+14 градуска кадәр җитәчәк. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3–8 метр булырга мөмкин.

Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, яңгырлар фаразланмый. Төнлә термометр ноль тирәсен күрсәтсә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +11 градус тирәсе булачак. Татарстан Гидрометцентры хәбәр иткәнчә, мондый һава торышы октябрь ахыры өчен климатик нормадан 4–5 градуска югарырак булып тора.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре