Газетага язылу

2027 елда иң күп ял һәм бәйрәм көннәре кайсы айга туры киләчәк?

2027 елда иң күп ял һәм бәйрәм көннәре гыйнварга туры киләчәк, дип аңлашыла РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү турындагы карарыннан. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.

 

Документ нигезендә, киләсе елда ял көннәре 2 гыйнвар шимбәсеннән 5 ноябрь җомгасына күчерелә, 3 гыйнвар якшәмбесеннән 31 декабрьгә җомгага, шулай ук 20 февраль шимбәсеннән 22 февральгә дүшәмбегә күчерелә.

Яңа ел каникулын һәм билгеләнгән күчерүләрне исәпкә алып, РИА Новости исәпләүләре буенча, 2027 елның гыйнварында 31 календарь көннән 15 эш көне һәм 16 ял һәм бәйрәм көне булачак. Бу елның барлык айлары арасында рекордлы күрсәткеч санала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре