26 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Антибиотиклар эчү сәбәпле 26 яшьлек туташның бөтен тән тиресе чиләнеп куба башлаган
Омск табиблары 26 яшьлек туташны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган. Антибиотиклар эчү сәбәпле, аның организмында котчыкмалы аллергия башланган, дип яза «Российская Газета».
-
Яңалыклар
Олимпиада нәтиҗәләре буенча вузга керү таләпләрен кырысландырачаклар
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы олимпиада нәтиҗәләре буенча ташламалы нигездә югары уку йортына керү кагыйдәләрен кырысландырачак һәм түләүле урыннар бүлүне үзгәртәчәк.
-
Яңалыклар
Казан чираттагы тапкыр халыкара лингвистика саммитын кабул итәчәк
Чәршәмбе, 28 октябрьдә, Татарстан башкаласында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында VII Казан халыкара лингвистика саммиты башлана. Бу хакта чараны оештыручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч 4 ноябрь алдыннан кыскартылган эш көне турында искә төшерде
Бәйрәм көне алдыннан сменалар бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш, хәтта сменалы эш графигы булганда да. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Мошенникларның кемгә ешрак шалтыратулары ачыкланды
Балалары булган россиялеләргә мошенниклар ешрак шалтыратуы билгеле, дип яза РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
2027 елда иң күп ял һәм бәйрәм көннәре кайсы айга туры киләчәк?
2027 елда иң күп ял һәм бәйрәм көннәре гыйнварга туры киләчәк, дип аңлашыла РФ Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү турындагы карарыннан. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Депутат мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә пальма мае куллануны тыярга тәкъдим итте
«Гадел Россия» лидеры, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов мәктәпләргә пальма мае булган продуктларны китерүне тыярга тәкъдим итте, аны зарарлы дип атады. Бу хакта «Газета.Ru»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстан республикасында җылы көз дәвам итә
Бүген, 26 октябрьдә, Татарстан территориясендә антициклон йогынтысы аркасында явым-төшемсез, коры һава торышы саклана. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төште.