Газетага язылу

Эш акчада гына түгел: ипотекага карата кызыксыну ник арткан?

Узган айда илдә яшәүчеләр 641 миллиард сумлык ипотека рәсмиләштергән. Быел бер ай эчендә бу кадәр күп кредит алучылар булмаган әле. Бәяләр дә төшми югыйсә. Ипотекага карата кызыксыну ник арткан? Белгечләр әйтүенчә, эш акчада гына түгел.

Эш акчада гына түгел: ипотекага карата кызыксыну ник арткан?

Узган айда ил халкы 641,5 миллиард сумга 134 меңгә якын ипотека рәсмиләштергән. Бу – ел башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Августтагы белән чагыштырганда, ипотека камытын киючеләр – 61 процентка, ә узган елның шушы ук чорындагыга караганда 45 процентка күбрәк теркәлгән, дип хәбәр иткәннәр Илкүләм кредит бюросыннан. 2026 елның гыйнвар–сентябрь айларында ил банклары халыкка 3,68 триллион сумлык 847 мең ипотека биргән. Шул ук вакытта 2024 ел күрсәткечләрен куып тота алмыйбыз әле. 6 процентлы ташламалы ипотека программасы беткән ул елда 4,06 триллион сумлык торак сатып алганбыз.

Татарстанда яшәүчеләр дә тик ятмый. Республика халкы сентябрьдә ипотека рәсмиләштерүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. «Наш Дом.РФ» мәгълүматларына караганда, сентябрьдә 18,2 миллиард сумга 1,9 мең фатир сатып алганбыз. Халык күбрәк Казанга омтыла, билгеле. Ел башыннан бирле башкалада ипотека рәсмиләштерүчеләр 50 проценттан күбрәккә арткан.

Риелтор Айгөл Мостафина әйтүенчә, ипотекага карата кызыксыну арту иң беренче чиратта гаилә ипотекасының шартлары үзгәрүгә бәйле.

– 2026 елның 1 октябреннән ташламалы программаның шартлары катгыйлану сәбәпле, азмы-күпме акчасы булганнар тизрәк тораклы булып калырга ашыкты. Булган кредитын ябып бетерергә теләүчеләр дә артты, – ди белгеч.

Билгеле булганча, 1 октябрьдән гаилә ипотекасы буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы гаиләдәге балалар санына һәм кайсы төбәктә яшәүгә карап аерыла. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән тыш, илнең башка төбәкләре өчен түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә:

– килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге кимендә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итә, ә кредитның максималь суммасы 10 миллион сумга тигез;

– җиде яшькә кадәрге кимендә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка – 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук;

– җиде яшькә кадәрге кимендә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка – 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук;

– җиде яшькә кадәрге кимендә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка – 6 процент, кредитның максималь суммасы – 8 миллион сум;

– җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – 10 процент, кредитның максималь суммасы – 6 миллион сум.

Айгөл Мостафина әйтүенчә, ташламалы ипотека тирәсендә мондый ыгы-зыгы беренче тапкыр гына күзәтелми. «Моңа охшаш хәл 2025 елның декабрендә һәм бу елның июнендә булды инде. Ул вакытта да торак базарын дәүләт программасының шартлары үзгәрүгә бәйле хәбәрләр җанландырып җибәрде», – ди риелтор.

Икътисад белгече Данияр Галиев сүзләренә караганда, күпләп ипотека алалар икән, димәк, яхшырак яши башлаганбыз, дип сөенергә иртәрәк.

– Сентябрьдә сату-алулар саны арту халыкның кесә ягын бәяләми. Бу – күбрәк үзгәрешләргә яраклашырга тырышу. Еллык күрсәткечләрдән чыгып фикер йөртергә кирәк. Әйе, зур сәнәгатьләрдә, бигрәк тә, оборона предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артты. Әмма гомумән алганда, бу елның сентябрендә халыкның сатып алу сәләте кимегән. Моңа реаль керем дәрәҗәсе төшү дә тәэсир итте, – ди Данияр Галиев.

«Домклик» белгечләре торак бәяләрен төбәктәге тормыш сыйфаты белән дә чагыштырып караган. Татарстанда хәлләр зарланырлык түгел: бездәге яшәү шартлары белән чагыштырганда, торак бәяләре «тешләми» икән. Без тормыш сыйфаты буенча илкүләм рейтингның бишенче урынында торабыз. Шул ук вакытта беренчел торак базарындагы бәяләрнең кыйммәт булуы буенча – унынчы (торакның бер квадрат метры – 196 мең сум), ә икенчел торак базарындагы бәяләр буенча – унбишенче урында (135 мең сум). Тормыш та, яңа йортлардагы бәяләр дә кыйммәт булган төбәкләрнең беренче өчлегенә гадәттәгечә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе эләккән. Яшәп тә күрсәтәләр!

Сан

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада төзелеш планы 97 процентка үтәлгән. 3 миллион квадрат метрдан артык торак кулланышка тапшырылган. Шуның 962 мең квадрат метры – күпфатирлы йортларга, 111 мең квадрат метры – социаль ипотека программасына, калганы шәхси торак төзелешенә туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре