«Аңа кадәр (никах – Т.-и.искәрмәсе) уртак тормыш мөмкин түгел», – диде мөфти РИА Новости белән әңгәмәдә.
Таҗетдин никах вакытында ата-аналар һәм ике шаһитның катнашырга тиешлеген аңлатты. Мәчеттә дини йола үтәгәннән соң ир-ат һәм хатын-кыз ислам традициясе күзлегеннән ир белән хатын статусына ия булалар.
Шул ук вакытта мөнәсәбәтләрне дәүләт теркәвенә алу киләсе этапка әверелә. Әгәр дини тантана ЗАГСка керүгә кадәр уздырыла икән, пар никахлашуны теркәү өчен гариза бирүне раслый торган документ бирергә тиеш. Мөфти ассызыклаганча, уртак тормыш өчен ике шартны да үтәргә кирәк: дини никахлашу һәм мөнәсәбәтләрне законда билгеләнгән тәртиптә рәсми рәвештә теркәү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез