Чират җитте
Аның сүзләренчә, чикләүләр нигездә мәгариф учреждениеләре, балалар бакчалары, скверлар янында кертелә. Тизлек режимын үтәү өчен электр велосипедларының IoT-модульләр белән җиһазландырылуы мөһим. Моннан тыш, кагыйдәләр буенча курьерларның 15 ноктада – җәмәгать киңлекләрендә һәм җәяүлеләр йөри торган урамнарда йөрүе тыела. Исемлектә Казан Кирмәне, «Кырлай», «Урам», «Елмай», «Калейдоскоп», «Континент» парклары, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Балыкчы бакчасы, «Казан» гаилә үзәге һәм Горки-Әмәт урманы янындагы парковкалар, шулай ук Бауман, Санкт-Петербург һәм Каюм Насыйри урамнары бар. Яңа кагыйдәләр шулай ук экипировкага, транспорт чараларына, идентификация номерларына карата таләпләрне үз эченә ала.
«Без беркемгә дә акча эшләргә комачауламыйбыз, әмма бу таләпләр курьерларның үзләре өчен дә, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр өчен дә куркынычсыз булырга тиеш. Бүгенгә курьерлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Әлеге төр бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең үз хезмәткәрләренә бу кагыйдәләрне аңлату һәм техниканы тәртипкә китерү вакыты җитте. Шуңа күрә хәзер без үзебез эшләгән кагыйдәләрне әлеге хезмәтләргә җиткереп, аларның үтәлүен тәэмин итәргә тиешбез», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
– Курьерлар, көндәлек мәшәкатьләрне шактыйга җиңеләйтеп, кешеләр тормышында мөһим роль уйный. Илтеп җиткерү хезмәте үсү белән бергә урамнарда курьерлар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә курьер хезмәтләре эшен җайга салу һәм шәһәр халкының иминлеген, уңайлылыгын тәэмин итү өчен бердәм стандартлар кертү зарурлыгы туды, – диде Алексей Сидоров.
Вакыт бирелә
Комитет рәисе аңлатуынча, кагыйдәләр буенча, курьерлар тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган җайланмалары булган кием кияргә тиеш. Курьерлар асып йөри торган сумкаларга яктылыкны кире кайтару элементлары булган уникаль идентификация номерлары язылачак. Сумкадагы номерлар махсус исәпкә алу системасына кертеләчәк. Бу юлларда курьерларны танырга ярдәм итәчәк.
Алексей Сидоров сөйләвенчә, килешүләр имзаланганнан соң компанияләргә әлеге үзгәрешләргә күчү вакыты бирелә. «Курьерлар эшчәнлеген контрольдә тоту эше дәвам иттерелә һәм без товарларны илтеп җиткерү хезмәтләре операторлары белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез», –диде ул.
Шуны да әйтергә кирәк: 2026 елның 9 аенда Казанда шәхси мобильлек чаралары катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 37 кеше зыян күргән. Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматларына караганда, велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны да арткан. 9 айда 88 очрак теркәлгән. Ике кешенең гомере өзелгән, 88е зыян күргән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез