Газетага язылу

Республика фермерлары җиде көн эчендә 871 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан

Татарстанда ярминкәнең җиде көнендә фермерлар 871,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Сыер ите 15,8 процентка артты һәм 345,2 тонна тәшкил итте, дуңгыз ите – 16,5 процентка, казылык эшләнмәләре – 19 процентка, он – 21,4 процентка, карабодай – 27,4 процентка, атланмай – 16,8 процентка, көнбагыш мае – 13,8 процентка. Йомырка кертү күләме 994,5 мең данә тәшкил итте, бу узган елгы дәрәҗәдән 37,8 мең данәгә күбрәк», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, 24 октябрьдә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге ярминкәләрнең барлык төп мәйданчыкларына диярлек карабодай китерүне оештырды. Барлыгы җиде көн эчендә 22,1 тонна карабодай кайтарылган.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады. Алар шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында уза.

Ярминкәләр республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре