Газетага язылу

Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы сакланачак

Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Республика территориясендә температура фоннары күпьеллык климат нормаларыннан алты-сигез градуска артыграк, дип билгеләделәр синоптиклар.

Сишәмбедән, 27 октябрьдән, пәнҗешәмбегә, 29 октябрьгә кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак.

Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир бик тиз +1...-4 градуска кадәр суыначак, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән -7 градуска кадәр фаразлана. Әмма көндез кояш тиз арада һаваны +9...+14 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 30 һәм 31 октябрьдә, Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә көндезге температура +8...+13 градус җылы булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре