Газетага язылу

Татарстанда хатын-кыз, саклык акчасын «коткармакчы» булып, мошенникларга эләккән

Казанда 72 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбанына әйләнгән. Бу хакта «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, аферистлар өлкән яшьтәге хатын-кызга шалтыратып, имештер, саклык акчасын урларга маташулары турында хәбәр иткәннәр. Акчаны «имин счетка» күчереп, угрылардан саклап калып булуына ышандырганнар.

Шулай итеп беркатлы хатын-кыз мошенникларның курьерына 650 мең сум акчасын биреп җибәргән. Пенсионер берникадәр вакыттан соң гына алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре