Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Kazan Digital Week» форумы – Татарстан IT-индустриясендә төп вакыйга»

Бу атнада республикабыз башкаласында чираттагы «Kazan Digital Week» халыкара форумы узачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.

«Форумда 300дән артык компаниянең югары технологияле чишелешләре һәм гамәлдәге техника үрнәкләре күргәзмәсе, вебинарлар, хакатоннар, эш урыннары ярминкәсе, хоккей буенча гала-матч, хәтта роботлар ярышлары планлаштырыла.

Форум Татарстан IT-индустриясендә төп вакыйга. Катнашучыларга уңышлы очрашулар, файдалы килешүләр, яңа идеяләр табарга телим. Форумга рәхим итегез!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре