«Стипендияләр 2026 елның 1 сентябреннән артты. 2027 елның 1 сентябренә дә планлаштырылган. Индексация күләме фаразланган инфляция нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент тирәсе индексация салынган», – диде Морковкин.
Эксперт өстәп әйткәнчә, индексация Федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да кагылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез