Газетага язылу

Табиб биек үкчәле туфлинең зыяны турында сөйләде

Биек үкчәле туфли – көн саен кию өчен түгел. Ортопед Андрей Литвиненко “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта кисәткән.

«Мондый аяк киемен көн саен киеп йөргән очракта табанның алгы өлешенә авырлык килә. Бу исә бөтен терәк-хәрәкәт системасы эшчәнлеген бозуга китерә», – дип аңлатып үткән ул.

Табиб биек үкчәле туфлине бәйрәмдә генә кияргә, анда да әле артык озак йөрмәскә киңәш иткән.

Аның әйтүенчә, көндәлек киеп йөрү өчен үкчәсе 2-3 сантиметрдан артмаган аяк киеме кулай.

Шул ук вакытта үкчәдән бөтенләй баш тартырга да кирәкми, чөнки яссы табанлы туфли яссы табанлылыкка китерергә мөмкин, дигән Литвиненко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре