Газетага язылу

Түбән Кама районыннанхәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен озаттылар

Түбән Камадан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркеме Россия Кораллы Көчләренә сроклы хезмәткә китте. Бу хакта Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, яңа хәрбиләр милли гвардия гаскәрләрендә, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, Һава-десант гаскәрләрендә һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучылар эчке округларда хезмәт узачак һәм махсус хәрби операциядә катнашмаячак.

Түбән Камадан яңа хәрбиләр белән автобус Казанга китте. Анда алар кабат медицина комиссиясен узачаклар, шуннан соң аларны хәрби частьларга озатачаклар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре