– Казан үзгәргән. Спорт ягыннан гына түгел, технологияләр өлкәсендә дә үскән. Яшьләрнең күп булуына игътибар иттем, бу да – бик мөһим күрсәткеч, – диде Леонц Эдер. Ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узган киңәшмәдә катнашты.
– Казанның үсеше шәһәрдә төрле чаралар уздыру мөмкинлеген ача. Дөньяларыбыз тынычлангач, алга таба спорт чаралары уздырырга ниятлибез. Кайбер объектларны карарга да өлгердек. Казан бүген үк Олимпмаданы кабул итәргә әзер. Монда узган Универсиададан уңай тәэсирләр генә калды, шуңа күрә FISU Казанга кайтырга хыяллана, – дип белдерде Леонц Эдер.
Татарстан Спорт советы рәисе Марат Бариев киңәшмәдә каралган конкрет планнарга тукталды.
– Бүгенге киңәшмәдә Россия, шул исәптән Татарстанда да кышкы спорт уеннарын үткәрү турында сүз алып барылды. Бездә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шулай ук студентлар арасында крикет буенча халыкара ярышны Казанда оештыру фикере дә каралды, – дип белдерде Марат Бариев.
Татарстан спорт советы рәисе сүзләренчә, FISU уку-укыту проектларына да аерым игътибар бирә. Казан масштаблы фәнни-мәгариф конференцияләре уздыру урыны булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез