Ярдәмне Марина Порфирьева җитәкчелегендәге «Помощь своим» хәйрия фонды формалаштырды.
Гуманитар ярдәм составында – 5,5 млн сумлык төзелеш материаллары һәм инструментлары, 4,6 млн сумлык техник чаралар. Шулай ук хәрбиләргә бензин, маскировка чаралары, медикаментлар һәм өй күчтәнәчләре китергәннәр.
Медицина препаратлары һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү кораллары районның мәгариф учреждениеләре ярдәмендә җыелды. Лаеш осталары маскировка челтәрләре ясаганнар, шулай ук коры паеклар әзерләгәннәр. «Зәйнәп» мәчете мәхәлләсе сугышчыларга чәкчәк тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез