Финляндия НАТОга керү-кермәве турындагы сорауга ачыклык кертте

Финляндия чәршәмбе көнне,18 майда, НАТОга керү өчен гариза бирергә ниятли. Моны әлеге илнең Төньяк Атлантика альянсы каршындагы даими вәкиле эшләячәк, дип белдерде Финляндия тышкы эшләр министры Пекка Хаависто Швециянең Aftonbladet газетасына.

«Безнең тарафтан заявканы НАТОның Брюссельдәге илчесе тапшырачак, ул аны чәршәмбе көнне бирер, мөгаен. Шуннан соң, әгәр НАТО белән сөйләшүләр башланса, бу эш белән тышкы эшләр һәм саклану министрлары җитәкчелегендәге делегация шөгыльләнәчәк», — дип ачыклык кертте Финляндия тышкы эшләр министры.

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Финляндия һәм аның күршесе Швециянең Төньяк Атлантика альянсына керү планы барлыкка килде. Әлегә нейтраль булып калган бу илләрдә яшәүчеләр арасында мондый адымны хуплаучылар кисәк артты. Хәзер ике дәүләт тә НАТО партнерлары статусына ия


Фикер өстәү