Путин: НАТО авиациясе, Украинага урнаштырылган очракта, Казанга “барып җитәчәк”

НАТО авиациясе, Украинага урнаштырылса, кораллы низаг башланган очракта, Казанга кадәр, Россия территориясенә һөҗүм ясарга мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануга багышланган Россия халкына мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

“Украинаның күп кенә аэродромнары безнең чикләребез янында ук урнашкан. Биредәге НАТО авиациясе Волгоград – Казан – Самара – Әстерханга кадәрге терриориябезне ут эчендә калдырырга мөмкин», – диде Россия Президенты.
Моннан тыш, Путин фикеренчә, Украинадагы радиолокация чаралары Төньяк Атлантика альянсына Россиянең Уралга кадәрге һава киңлеген контрольдә тоту мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү