Татарстан Донецск һәм Луганск республикаларыннан күченүчеләрне каршыларга әзерләнә

Татарстан Донецск һәм Луганск республикаларыннан күченүчеләрне кабул итәргә әзер. Республиканың сәламәтлек саклау системасы кирәкле барлык медицина ярдәмен күрсәтәчәк.

Кешеләрне ашыгыч ярдәм бригадалары каршылаячак, шулай ук аларга коронавирус инфекциясен ачыклауга экспресс-тест уздыру оештырылачак. Күченүчеләр Татарстанның “Санта”, “Жилбытсервис”, “Кварт”, “Васильевский”, “Ливадия”, “Жемчужина” шифаханәләренә урнаштырылачак, табибларның тәүлек әйләнәсе дежур торуын оештыру планлаштырыла.

Кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү өчен республиканың төп дәвалау учреждениеләре: РКБ, ДРКБ, МКДЦ, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсе, Чалы шәһәре БСМП һ.б. җәлеп ителә. Шулай ук республикада, күченүчеләргә вакцинация һәм ревакцинация уздыру өчен, коронавирус инфекциясеннән вакцина җитәрлек дәрәҗәдә әзерләп куелган. Вакцинация, үзәкләштерелгән төстә, күченүчеләрнең яшәү урыннарында уздырылачак.

Коронавирус инфекциясен йоктыручылар шәһәрләрдәге вакытлыча госпитальләргә салыначак. Балалар сәламәтлеге аерым игътибар үзәгенә алына. Республиканың педиатрия хезмәте килүче балаларга ярдәм итүгә әзерләнә.

Медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхсән үзе контрольдә тотачак.


Фикер өстәү