Хөрмәтле укучыларыбыз, газетабыз игълан иткән «Хезмәткә – хөрмәт» бәйгесенә берсеннән-берсе эчтәлекле иҗади эшләр килде. Хөрмәт, ихтирам һәм соклану хисләре белән сугарылган әлеге язмалар аша күпме шәхеснең исеме тарих битләрендә мәңгегә уелып калачак. Газетада басылу бит ул ташка басылуга тиң!
Сөенечле хәбәребез дә бар: күпсанлы үтенечләрегезне исәпкә алып, без бәйгенең вакытын озайтырга булдык. Иҗади эшләрне 2026 елның 22 ноябренә кадәр кабул итәбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез