Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов мәгариф өлкәсендәге төп проблемаларны санап чыкты. Фракция җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген кадрлар сәясәте һәм хезмәт хакы, укытучыларга күп эш йөкләү, балалар бакчаларында кече тәрбиячеләр кытлыгы, укучыларның гаиләдә белем алуга күчүе, шулай ук мигрантларның балаларын укыту мәсьәләләре тора. «Мәгариф өлкәсенә 2026 елда бюджеттан шактый күп акча бирелде – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 млрд, «Гаилә» илкүләм проектына 17,6 млрд. Әмма акча кадрлар проблемасын үзеннән-үзе хәл итми. Моның өчен хезмәтнең төгәл нормаларын, башкарган эшкә гадел түләүне, шулай ук яшь белгечләрне тармакка беркетү чараларын тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады КПРФ фракциясе җитәкчесе.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин үз чыгышында кадрлар белән тәэмин итү, укыту сыйфаты һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, шулай ук челтәр һәм инфраструктура әзерлеге, рус телен белмәгән балаларны укыту һәм белем бирү мохитенең куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды.
2026/2027 уку елының август башына 1300дән артык укытучыга ихтыяҗ булган. Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Лаеш, Менделеевск һәм Биектау районнарында ихтыяҗ аеруча зур. Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, Теләче районында кытлык бөтенләй юк, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында икешәр, Әтнәдә – 11, Менделеевскида – 64, Кайбычта – 5 вакансия бар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, кадрлар кытлыгы проблемасы педагоглар арасында йөкләнешне яңадан бүлү белән хәл ителә. Моннан тыш, ул чыгарылыш сыйныф укучылары агымы, башка тармаклардан белгечләр кайту һәм көллият һәм югары уку йортлары укытучыларын мәктәпләргә җәлеп итү хисабына ябыла. 2026 елда республиканың мәгариф оешмаларына 1139 яшь белгеч эшкә урнашкан, шулардан мәктәпләргә 790 педагог килгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Мәгъсүм Сәлахов билгеләп үткәнчә, кадрлар проблемасын педагогның абруен күтәрү аша хәл итәргә кирәк. «Мин укытучының абруе аның матди хәленнән, һәм әлбәттә, һөнәри статустан, җәмәгатьчелек хөрмәтеннән һәм үсеш өчен мөмкинлекләрдән гыйбарәт дип саныйм», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез