Бу хакта ТАССка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Әлеге инициатива гражданнарның үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә һәм шул ук вакытта иминият хезмәтләрен алуны җиңеләйтә», – диелә хәбәрдә.
Порталда ОСАГО килешүләрен гарантияле рәсмиләштерү механизмын булдыру турындагы закон проектын Россия Банкы катнашында әзерләделәр. Документ Хөкүмәт белән килештерелгән һәм Дәүләт Думасына кертүгә әзерләнә.
Россия банкы бәяләвенчә, полисларны рәсмиләштерүнең яңа ысулы ОСАГО сатып алганда туа торган кыенлыкларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Дәүләт хезмәтләре» порталында иминиятләштерүне рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматлар бар, шуңа күрә документларны тутырганда хаталар да булмаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез