Газетага язылу

Казан халкының кар көрәп акча эшләү мөмкинлеге булачак

Казан мэриясе цифрлы сервис эшләтеп җибәрде, анда шәһәр халкы кар көрәп акча эшли алачак.

Бу хакта журналистларга Казан мэриясе Аппараты җитәкчесе урынбасары, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Без «Авито. Өстәмә эш» платформасында яңа сервис эшләтеп җибәрдек. Анда сменаны һәм үз йортың янында эшне сайлап алу һәм урамнарны җыештыруда катнашу, шуның белән акча эшләү мөмкинлеге бар», – дип хәбәр итте ул.

Бу мөмкинлектән файдалану өчен үзмәшгуль булырга, кушымтага керергә һәм кирәкле сменаны һәм локацияне сайларга кирәк. Системаны сынау башланды инде. Әлегә анда яфрак җыю белән шөгыльләнергә була. Анда стандарт ставка хәзер – сәгатенә 500 сум. Әмма кар җыюга килгәндә, түләү югарырак булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре