Юридик ярдәм бушлай күрсәтелә.
Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнүчеләргә юридик ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” ача. Телефонга (8 (960)-080-90-50) эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр шалтыратырга мөмкин. Шулай ук электрон почтага (адресы: ajurrt@mail.ru) хат язып салырга да була.
Моннан тыш кешеләрне шәхсән кабул итү оештырыла (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Фатыйх Кәрим ур., 20 йорт, 2 офис, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстандагы төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе («Ялилов и партнеры” юридик фирмасы офисы). Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары юридик мәсьәләләр буенча кешеләргә бушлай ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, Донбасстан эвакуацияләнүчеләр бүген Татарстанга кайтып җитәргә тиеш. Кешеләр «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильевский» шифаханәләренә урнаштырылачак.